Берничә ел уздырылучы, инде традициягә әйләнгән әлеге ярышта районыбыз мәктәпләреннән иң көчле көрәшчеләр үзләрен сынадылар, 10 үлчәү категориясенә бүленеп бил алыштылар.
Һәр категориядә беренче урынны алучылар: Айнур Корбангалиев, Рияз Шакирҗанов (Яңа Кенәр мәктәбе), Айтуган Хәбибрахманов, Нияз Шакиров, Таһир Кәримов (Шушмабаш), Рүзәл Фәйзрахманов (Ашытбаш), Алмаз Гобәев, Дияз Вәлиәхмәтов, Әмир Вәлиәхмәтов (Кәче), Булат Шакиров (6нчы мәктәп).
Командалар арасында 1нче урынга Шушмабаш мәктәбе чыкты (тренеры М.Сәләхов), 2нче – Яңа Кенәр мәктәбе (И.Сафиуллин), 3нче – Яңа Кырлай мәктәбе (М.Сәләхов), 4нче урында Кәче мәктәбе (Р.Галиев) командалары. Барлык призерларга да медаль, грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүче командалар диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр. Бүләкләр мәгариф идарәсе тарафыннан әзерләнгән иде.
Барлык катнашучылар да кайнар ризык белән тәэмин ителде. Ярышны әзерләүгә һәм уздыруга керткән хезмәтләре өчен Арчаның спорт мәктәбе Яңа Кенәр мәктәбе администрациясенә, коллективына, пешекчеләренә олы рәхмәтләрен җиткерә.
Гөлнур Миннебаева