Күршеләрем

2022 елның 4 феврале, җомга

Халык телендә шундый сүзләр бар. Күрше хакы – Аллаһ хакы. Җырларда җырланганча, күршең үзеңнән яхшы булсын. Бу сүзләр безнең очракта да бик дөрес туры килә.

Арчага күченеп кайтканчы ук, бик борчыла идем. Нинди күршеләр туры килер икән безгә, дип. Үз гомеремдә күршеләрем белән бик дус, тату яшәдем, чөнки күршеләр – бик якын кешеләр.

Арча шәһәренә Түбән Кама шәһәреннән 2012 елның 2 декабрендә күченеп кайттык. Чыгышым белән Арча районы Күлтәс авылыннан. Бүгенге көндә Арчаның көнбатыш өлешендә тау башында Бирәзә урамында яшибез. Күченеп кайтканга 9 ел булды. Аллаһының рәхмәтедер инде, шундый яхшы минем күршеләрем, янәшәдәгеләре дә, каршы яктагысы да. Урамыбыз белән шундый тырыш, уңган, киң күңелле, ярдәмчел күршеләр булып яшибез.

Якыннан, ихлас аралаша торган күршеләрем турында язам. Алар – Гөлсинә белән Әдһәм Галәвиевлар. Үземнең әнинең яратып әйтә торган сүзе бар иде, кайнап торабыз кызым, дип. Чын, матур мәгънәсендә кайнап яшиләр алар. Эшләмәгән эшләре юк, бакча дисеңме, кош-корт, саный китсәң бик күп, умарталар – алары үзе бер дөнья, үзе бер хәзинә. Балалар, оныклар, туганнар белән аралашып, шатлык-кайгыны бергә кичереп, бүлешеп яши белә алар.

Тормыш булгач, төрле вакыт була. Кайсы вакыт шыпырт кына, бер кеше белән серләшеп аласы килә. Шундый чакта киңәшкә, ихлас күңелдән тыңлый, аңлый белә торган күршемә – Гөлсинәгә керәм. Төпле киңәшен, үгет-нәсихәтен җайлы итеп күңелеңә җиткерә белә ул. Алар бервакытта да каты бәрелмәс, вакыт юк әле димәс. Синең гозереңне дә үтәр, йомышыңны да йомышлар, илтәсе әйбер булса, илтеп тә бирер, уен-көлке белән күңелне дә күтәрер. Нинди генә йомыш белән керсәң дә йөзләре якты, күңелләре киң аларның.

Әдһәм дә бик олы йөрәкле, тынгысыз, тырыш, бик булган кеше. Тормышның төрле очракларын уңай як белән хәл итеп яшәргә тырышалар. Бергәләп эшен дә эшлиләр, биш вакыт намазын да калдырмыйлар.

Тормышның матурлыгы – тигезлектә. Әти-әни тигезлеге балаларга зур терәк, ярдәм, горурлык. Алар, менә дигән өч бала үстереп, оныклар белән, гөр килеп яшиләр.  Балалары да үзләре кебек бик тырыш, гадел, уңган, кулларыннан килмәгән эш юк.

Авырып ятканда (коронавирус!) минем, балаларымның хәлен белешеп, киңәшләрегезне биреп, ярдәмләшеп, безнең өчен борчылып торуыгыз өчен Аллаһының рәхмәте булсын сезгә, изге күңелле күршеләрем. Гөлсинәнең сеңлесе Зөлфирәгә дә һәм үземнең туганнарым, дусларыма олы рәхмәтемне җиткерәм. Булганыгыз өчен рәхмәт. Балаларыгыз игелегендә, оныкларыгыз куанычында, тигезлектә, шөкер итеп, матур яшәгез, сәламәт булыгыз.

 

Гөлсинә Хәбибуллина.

Арча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International