Минем өчен 2021 ел сөенечле вакыйгаларга бик бай булды. Аеруча декабрь ае могҗизалы, истәлекле булып чыкты.
Мин башкалабыз Казанның иң матур данлыклы урыннарында булып, ел буена җитәрлек тәэсирләр алып кайттым. Шул хисләремне сезнең белән дә уртаклашам.
Президент чыршысына барып кайтуым үзе бер вакыйга! 25 декабрьдә Арча районының иң сәләтле, тырыш һәм актив укучылары автобусларга утырып, Казанга таба юл алдык. Чыршы бәйрәме буласы “Баскет-холл” бинасына килеп җиткәнне сизми дә калдык. Монда минем беренче тапкыр баруым. Андагы матурлыкка шаккаттым. Нәкъ кинофильмнардагыча махсус төрле төстәге яктырткычлар бәйрәмгә үзенә бер төрле сихрилек өстәде. Барлык катнашучыларны Яңа ел белән Президент Рөстәм Миңнеханов үзе котлады. Артистлар, биючеләр ни тора! Соклануымның чиге булмады. Искиткеч бәйрәмгә җибәргән мәктәбебез коллективына бик рәхмәтлемен.
Чыршы бәйрәменнән кайтып җитәргә дә өлгермәдем, Казаннан тагын бер чакыру килеп төшмәсенме!
2021 ел башыннан Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән “Гаилә һәм мәктәп” журналы редакциясе бергәләп “Туган тел олимпиадасы” үткәргәннәр иде. Берничә турдан торган олимпиада биремнәрен мин дә бик яратып чиштем. Йөзләп эш арасында минеке беренче урынга лаек булган. 8 сыйныфта укучы Ислам Шәмсиев һәм Дилә Йосыфованың исемнәре дә җиңүчеләр рәтендә! 27 декабрьдә укытучыларыбыз Данис абый һәм Зөлфия апа җитәкчелегендә КФУга җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына юл тоттык. Бик күңелле, Яңа ел могҗизаларына бай көн булып чыкты ул! Тантананы институт директоры Рәдиф абый Җамалетдинов ачып җибәрде. Олимпиада эшләрен тикшергән жюри әгъзасы, татар теле белеме кафедрасы доценты Халисә апа Ширмән эшләрне анализлап күрсәтте, быел иҗади фикерләүчеләрнең аеруча күп булуын искәртте. “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррир урынбасары Рәшит абый Минһаҗ тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Аның милләтебез, туган телебез турындагы фикерләрен бигрәк тә ошаттым. Аннары Кыш бабай тәм-томнары тутырылган, төрле истәлекле бүләкләр салынган кап һәм Мактау кәгазе тапшырдылар.
Матур җырлар белән үрелеп барган тантанадан соң безне бина буенча экскурсиягә чакырдылар. Студентлар укый торган аудиторияләрне, һәр каттагы кызыклы урыннарны кызыксынып карап чыктык.
Нурлы Казан матурлыгына сокланып, Бауман урамы буенча сәяхәт итеп, кич белән генә туган авылыбызга кайтып кердек. “Макдональдс”ка кереп сыйланырга да өлгердек әле!
Наил Гайфуллин,
Түбән Аты мәктәбенең 9 сыйныф укучысы