Әле генә үтеп киткән 2021 елның декабрь аенда минем улым “Өмет чаткысы” исемле тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлеген ныгытты. Бу үзәккә йөрүнең файдасы безнең өчен бик зур булды. Биредә үз хезмәтләренә тугры, балаларны яратучы һәм аларны якын күрә белгән белгечләр эшли.
Үзәктә эшләүче һәрбер белгечтән сабырлык, түземлек, йомшак күңелле булу һәм игътибарлылык таләп ителә. Бу сыйфатлар үзәкнең ишеген ачып керүгә сизелеп тора. Бөтен җирдә чисталык, барлык бүлмәләр дә матур итеп бизәлгән, балаларга барлык уңайлыклар да тудырылган. Үзәккә кергәч, ниндидер тынычлык, рәхәтлек тоясың. Яңа елда чыршы бәйрәмен бик күңелле итеп уздырдылар. Төрледән-төрле бәйгеләр оештырдылар. Балалар бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар. Кыскасы, үзәктәге тормыш аерым галәмдәге кебек гөжләп тора.
Мин шушы үзәккә йөрүебездән бик канәгать. Кабатлап әйтәм, биредә шулхәтле җаваплы, игътибарлы һәм игелекле белгечләр эшли.
Гаиләбез исеменнән һәрбер белгечкә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Яңа елда аларга саулык, озын гомер, эшләрендә зур уңышлар һәм гаилә бәхете телибез.
Бу яңа ел алып килсен
Гел дә бәхетле көннәр.
Саулык, байлык ташып торсын,
Тыныч булсын гомерләр!
Гөлсинә Мөхәммәтҗанова.
Арча.