Безнең гаскәрләребезнең Ленинград блокадасын өзгән көн уңаеннан районыбыз мәктәпләре укучылары Арчаның 6нчы мәктәбе актлар залына җыелды.
Аларны бирегә Арча һәм Әтнә районының хәрби комиссариаты, район ДОСААФ һәм мәгариф идарәсе белгечләре тантаналы рәвештә бүләкләү өчен чакырды.
Тантаналы чараны Арчаның 6нчы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укытучы Гөлзирә Сәфәрова башлап җибәрде. Дәһшәтле сугыш елларын искә алып, тарихка күзәтү ясады ул. Алга таба хәрби комиссар Алмаз Борһанов 27 гыйнварда билгеләп үтелә торган истәлекле дата турында сөйләде. “Бүген илебез өчен хәрби дан казанган көн. Ил буенча барган бүгенге “Блокада икмәге” акциясе ел да матур итеп билгеләп үтелә. Мондый истәлекле даталарны онытмасак иде”, – диде ул. Эчтәлекле чыгышыннан соң хәрби комиссар җиңүчеләрне котлады һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Блокада икмәге” акциясенә Арча районы уку йортлары да даими катнаша. Мәктәпләрдә Ленинград блокадасын өзү көненә багышланган патриотик чаралар уздырыла, тарих дәресләрендә әңгәмәләр алып барыла. Тарих битләренә күз салсак, Ленинград блокадасының иң авыр чорында бер кешегә бер көнгә 125 грамм ипи бирелгән. 872 көн дәвам иткән блокада 1944 елның 27 гыйнварында өзелгән...
Әлеге көнгә багышлап уздырылган чарада узган ел ахырында үткәрелгән “Я горжусь своей страной!” дип аталган рәсем бәйгесендә катнашып, җиңү яулаучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйге РФ Конституциясе һәм Ватан геройлары көненә багышлап уздырылган иде. Барлыгы районыбызның 34 мәктәбеннән башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Сикертән, Түбән Мәтәскә, Ташкичү, Мәмсә, Лесхоз, Шурабаш, Сеҗе, Яңа Кенәр, Казанбаш, Яңа Кишет, Урта Курса, Курса-Почмак, Апаз, Мөндеш, Урта Пошалым, Кушлавыч, Яңа Кырлай, Носы, Иске Чүриле мәктәпләре, Арчаның 6нчы мәктәбе һәм 5нче гимназия укучылары җиңү яулады.
Район мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча методисты Ләйсән Гатиятуллина 27 гыйнвардан районыбыз мәктәпләрендә гражданлык-патриотлык айлыгы башлануын, әлеге айлык дәвамында тематик бәйгеләр һәм истәлекле чаралар булачагын әйтте.
Гөлнур Минһаҗева