Рифат Идрисов: “Авыручылар арасында балаларның да күп булуы борчый”

2022 елның 4 феврале, җомга

27 гыйнвар көнне Арча район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов һәм балалар консультациясе баш педиатры Алсу Кузнецова катнашында гомуми ата-аналар җыелышы узды.

Арчаның 6нчы мәктәбе актлар залында районыбыз мәктәпләре директорлары һәм һәр мәктәптән ата-аналар комитеты әгъзалары җыелды. Җыелуның сәбәбе – балаларга коронавируска каршы вакцина ясату турында сөйләшү иде. Җыелышны баш табиб Рифат Идрисов һәм баш педиатр Алсу Кузнецова алып барды. 

Иң элек районда һәм республикада бүгенге катлаулы вәзгыятьнең торышы турында сөйләнде. Балаларның күпләп авырулары әйтеп үтелде. “Райондагы авыручыларның 15-20 процентын балалар тәшкил итә. Бәхеткә каршы алар авыруны җиңел кичерә. Баш авырту, йөткерү, хәлсезлек, югары температура – балаларда беренче күренгән авыру билгеләре. Әлеге халәт 3-4 көн дәвам итә. Ләкин авыруның бик тиз таралуын билгеләп үтәргә кирәк”, – дип башлады сүзен баш табиб.

Алсу Кузнецова әти-әниләр белән шундый форматта җыелуына шат булуын җиткерде. Чөнки соңгы елларда гомуми җыелуларның булмый башлавы, җанлы аралашуларның кимүе борчылырлык иде. Табиб эчтәлекле чыгыш ясады һәм күпләрне борчыган сорауларга җавап бирде. Баш педиатр сүзләренчә, соңгы берничә көндә һәр көн 50-60 авыручы бала мөрәҗәгать иткән. “Балалар авыруны җиңел кичерсә дә, бу тынычланырга сәбәп түгел. Иң аянычлысы – 1 яшькә кадәрле балалар да авырый. Чөнки гаиләдәге олырак балалар әлеге авыруны балалар бакчасыннан, мәктәпләрдән алып кайта. Шуңа күрә, кайткач балагыз бераз гына булса да авырткан җирен әйтә икән, икенче көнне аны җибәрмәскә кирәк. Әлеге авыру башлангычында балалар беренче чиратта баш авыртуына зарлана. Әгәр бала авырып киткән икән, иң элек бүлмәне җилләтү, юып чыгару кебек гадәти процедуралардан башларга кирәк. Тән температурасы югары булса, аны төшерә торган дару бирү зарур. Ләкин, үтенеп сорыйм, үзлектән вируска каршы торучы дарулар яки антибиотиклар бирмәгез! Бары табибка күренгәннән соң гына моны эшләргә мөмкин”, – диде Алсу Альбертовна.

Балалар авырмый калсын өчен вакцинация ясатырга өндәде алар.  Куркып калмаска, яшь буынның сәламәт бүгенгесе һәм киләчәге өчен мөмкинлектән файдаланырга чакырды. “Нигәдер прививкалардан әти-әниләр куркып кала. Бүгенге вәзгыять – 100 елга бер була торган пандемия. Галимнәр уйлап чыгарган вакцинация пандемияне туктатуның бер юлы булып тора”, – диде Алсу Кузнецова.

Арча районына балалар өчен әлегә 10 доза “Спутник Гам-Ковид М” вакцинасы кайтартылган. Әлеге махсус 12 яшьтән башлап балалар өчен уйлап чыгарылган вакцина әти-әниләр тарафыннан язылган ризалык алганнан соң гына ясала. 15 яшьлекләр гаризаны үзләре яза ала. Күпмедер гариза җыелганнан соң, прививка ясату урыннары билгеләнәчәк.

“Балаларның иммунитеты безнекеннән күпкә аерыла. Шуңа күрә аларга дигән вакцина да күпкә җиңелрәк. Әлеге вакцина балада ныклы иммунитет формалаштыруга ярдәм итә һәм прививка ясалган бала авыруны таратучы булмаячак”, – дип аңлатма кертте Рифат Идрисов.

Җыелышта залда утыручылар тарафыннан бирелгән сорауларга да җаваплар алынды. Мәсәлән, сорауларның берсе – коронавируска каршы вакцина тиешенчә тикшерелгәнме? “Менә инде ике ел без әлеге вирус белән яшибез. Аңа каршы 15 төрле дәвалау ысулы уйлап чыгарылды. Минемчә, бу иң өйрәнелгән авыруларның берсе һәм аңа каршы торучы вакцина да җентекләп тикшерелә. Без, берничә тапкыр прививка ясатучылар, моңа ачык мисал булып торабыз”, – дип җавап бирде әлеге сорауга баш табиб.  

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International