“Арча” спорт комплексында район башлыгы призына үткәрелгән татарча көрәш ярышының гармун уйнап башланганын күргән юк иде әле.
Гармунчылар аталы-уллы Флорид һәм Дамир Гасыймовлар, Вагыйз Әһлиуллин баянда рәхәтләнеп татар көйләрен уйнадылар. Аларга кушылып Расих Галимҗанов җырлап җибәрде. Татар бәйрәме, татар көрәше шушы иде инде...
Казаннан Татарстан Республикасының көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, халыкара категорияле судья, якташыбыз, Айван авылыннан Рәфкать Җәләев, Татарстан Республикасы ветеринария лабораториясе җитәкчесе, Арча егете Айрат Гәрәев кайтты. Милли көрәш буенча атказанган спорт остасы, Татарстанның 8 мәртәбә, Россиянең 2 тапкыр чемпионы булган күрше Әтнә районыннан Марсель Таһиров Арча көрәшчеләрен яхшы белә. Шуңа да ул Арчаның данлык-лы көрәшчеләрен атап үтте, кайберләрен бүләкләргә үз янына чакырды. Иң беренчеләрдән булып “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов мәйданга чыкты. Шәйдулла Сәлахов 90нчы елларда көрәшне үстерүгә зур өлеш керткән кеше. Күп кенә чемпион-көрәшчеләрне тәрбияләде. Аның җитәкчелегендә 1991 елда Арча районы Татарстан Чемпионатында җиңү яулый, ә яшь көрәшчеләр 5 тапкыр “Яшь ленинчы” республикакүләм турнирында җиңә! Әнә шуларны искә алып, Марсель Таһиров Шәйдулла Имамовичның кулын кысып, бүләкләр тапшырды.
Аннан йөгерә-атлый мәйданга Урта Сәрдәдән ветеран көрәшче Гомәр Гәрәев чыкты. Гомәр хәзерге вакытта Казанда яши. Арча, Казан, гомумән, республикада һ.б. төбәкләрдә үз үлчәү авырлыгында (70, 75 кг) батыр калган көрәшче ул! Җиңүләре бик күп. 30дан артык тәкә алган! Девизы көрәшергә һәм җиңәргә! Башта эретеп ябыштыручы булып эшләгән, аннан шофер, бүген “Автострой” дигән фирмада директор.
Өченче бүләкләнүче – “Арча” спорт комплексында тренер булып эшләүче Фәнис Зарипов. Көрәш буенча югары категорияле тренер, Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт буенча отличник гыйнварда 50 яшен тутырды. Район көрәшчеләрен әзерләүгә зур өлеш керткән тренер.
Әнә шулай котлаулар, күңелле татар көйләре белән башланып китте көрәш. Район башлыгы Илшат Нуриев: “Хөрмәтле егетләр, бик зур рәхмәт булганыгыз һәм матур көрәш оештырганыгыз өчен”, – дип көрәшчеләргә рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде.
Барысы 64 көрәшче бил алышты. Көрәш башланыр алдыннан баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин: “Әйдә, бер кызыклы кеше белән таныштырам үзеңне”, – дип, көрәшчеләр янына алып килде. “Таныш бул: Илнар Гайнетдинов! Илнар “Игенче” хуҗалыгын җитәкләгән вакытта Наласа көрәшчеләрен беренче урынга чыгарды. Ә хәзер “Кырлай” агрофирма”сы ширкәтен җитәкли, “Кырлай”ны беренче урынга чыгарам, ди”. Үзе белән сөйләшеп киттек. Илнар Иске Төрнәледә туып-үскән егет. “Хәзер миңа 38 яшь, – дип сөйләде. – 7 яшьтән көрәшәм. Беренче тренерым – Илүс Әскәров. Казанда авыл хуҗалыгы институтында укыганда тренерым Гадел Хәбибуллин булды. Татарстан чемпионы, яшь көрәшчеләр арасында Арча сабантуенда 2009 елда батыр калдым”. Без Илнарга уңышлар теләдек. Тәки Илнар сүзендә торды. 130 кг.га кадәрле көрәшчеләр арасында 1нче урынны алды. Һәм... команда да – “Кырлай” ширкәте – беренче урында! “Игенче” ширкәте Наласа командасы 2нче, Арча педагогика көллияте егетләре 3нче урында.
Көрәш зурлар арасында булды. Алар районда бер-берсен белеп тора. Югары Мәтәскәдән абыйлы-энеле Фәнгиз белән Әлфис Маннановлар, тренер-көрәшчеләр Илшат Һидиятов, Илшат Фазылҗанов, Рәис Галиев, Рамил Хәкимҗанов, авыр үлчәүдәгеләр Илнур Зәйнуллин, Альберт Ситдыйков – бар да шушында. Тренерларның һәркайсы үзенекеләр өчен янып-көя. Яңа Кенәрдә физик тәрбия укытучысы Ирек Сафиуллин белән сөйләшәбез. “Икәү килдек, – диде ул. – Әле көрәшнең башы гына. Шулай да инде бил алышырга өлгердек. Мин оттым, Азат оттырды. Ярыш шундый инде ул: берәү ота, икенче берәү отыла”. Ирек үзе 60кг.лылар арасында икенче урынны алды.
Урта Курса егете Татарстан һәм Россия күләмендәге ярышларда откан Рәниф Нурисламов көндәшләре кебек үк дулкынланып ярышларны көтте. Бу юлы анда 75 кг.лылар арасында өченче нәтиҗә. “Ярышлар күбрәк булып торсын иде, – дип теләде ул. – Яшьләр дә хәзер көрәшкә күп йөри. Нәтиҗәләре дә бар. Минем бүгенге тренерым Арчада Илшат Һидиятов”.
Тренер Илшат Һидиятовтан көчле көрәшчеләр турында кызыксынабыз. “Көрәш белән даими шөгыльләнүчеләрнең барысы да көчле, бигрәк тә яшьләр, – диде Илшат исемнәрен әйтеп үтмичә. – Алда 18–19 мартта Муса Җәлил исемендәге республика күләмендәге көрәш булачак. Көчлеләр шунда барачак”.
Наласа егете, Кәче, Иске Чүриле, Наласада көрәш секция-сен алып баручы Рәис Галиев 80 кг.лылар арасында 3нче урынны алды. Соңыннан: “Ярышлар бик әйбәт үтте, – дип сөйләде. – Оештыру да, судьялык итү дә тиешле югарылыкта иде. Көчле көрәшчеләргә килгәндә – ярышта катнашкан барлык егетләр дә молодцы!”
Көрәш нәтиҗәләре:
60 кг
1. Салават Әхмәтгалиев (“Кырлай”)
2. Ирек Сафиуллин (Яңа Кенәр)
3. Динарис Таҗетдинов (АПК)
65 кг
1. Рамил Хәсәнов (Иске Чүриле)
2. Илнур Моратов (“Игенче”)
3. Әлфис Маннанов (АПК)
70 кг
1. Даил Зиннәтуллин (АПК)
2. Денис Абдуллин (“Кырлай”)
3. Рамил Әһлиуллин (“Игенче”)
75 кг
1. Рамил Хәкимҗанов (“Арча” спорт мәктәбе)
2. Азат Гасыймов (“Кырлай”)
3. Рәниф Нурисламов (“Ак барс” агрокомплексы”)
80 кг
1. Илшат Фазылҗанов (“Кырлай”)
2. Фәнгиз Мәннанов (“Кырлай”)
3. Рәис Галиев (“Игенче”)
85 кг
1. Дамир Әһлиуллин (“Игенче”)
2. Инсаф Мөбарәкшин (АПК)
3. Ралиф Сәләхетдинов (“Кырлай”)
90
1. Әнис Гарипов (“Кырлай”)
2. Нәсим Габидуллин (Иске Масра)
3. Ранил Әшрәпов (АПК)
100 кг
1. Илшат Һидиятов (“Арча” спорт мәктәбе)
2. Динар Шакиров (“Игенче”)
3. Рәнис Шәмсетдинов (“Игенче”)
130 кг
1. Илнар Гайнетдинов (“Кырлай”)
2. Илнар Хәбибуллин (Сарай-Чокырча)
3. Ильмир Галиуллин (“Игенче”)
130 кг.нан югары
1. Альберт Ситдыйков (Иске Кишет)
2. Илнур Зәйнуллин (Арча)
3. Фаиль Рәхимов (“Кырлай”)