27 гыйнварда “Яңарыш” ширкәтендә терлекчелектә 2021 ел йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә булды.
Анда район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, терлекчелеккә хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре катнашты.
Еллык нәтиҗәләргә анализны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов ясады. “Ел дәвамында район буенча 61 мең 654 тонна сөт савып алынды, – диде ул. – Бу 2020 елга карата 92 процентны тәшкил итә, 5470 тоннага кимрәк. Бер сыердан 6498 килограмм сөт савылды, 2020 елга карата 102 процент.
Барысы 4716 тонна мөгезле эре терлек ите җитештерелде, 2020 елдагыга караганда 539 тоннага кимрәк. Бер терлектән уртача 780 грамм тәүлеклек үсеш алынды (102 процент).
Иң борчыган мәсьәләләрнең берсе – терлекләрнең баш саннары кимү. Мөгезле эре терлекләр 2020 елга караганда 4586 башка кимеде. Барысы 31651 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 9255е – сыерлар. Алар 1285 башка кимрәк.
Шул ук вакытта “Заря”, “Тукай”, “Кызыл Яр”, “Казанка”, “Кырлай”, “Яңарыш”, “Аю” ширкәтләре мөгезле эре терлекләрнең баш санын бераз булса да арттыра алдылар.
Иң күп киметүчеләр “Ак барс” агрокомплексы” (-3360), “Кишет” (-540) ширкәтләре.
Декабрь аенда хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрнең баш саны бераз арту күзәтелде. “Кырлай” ширкәте – 117, “Северный” ширкәте 89 башка арттырды. Биш хуҗалыкта бу айда баш саннары кимеде.
Авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына исәпләгәндә иң зур тыгызлык “Аю” ширкәтендә – 49 баштан артык, “Северный”да (42 баштан артык). Иң азы “Тукай”да (17,9), “Кишет”тә (28,4), “Казанка” ширкәтендә (32). Район буенча – 23,9.
Сигез хуҗалык 2021 елда сөт җитештерү буенча уңай күрсәткечләргә иреште. “Северный” ширкәте 24 процентка арттырды, бу 1471 тонна дигән сүз. “Кызыл Яр”да – 183, “Ташкичү”дә – 93, “Яңарыш”та – 98, “Ватан”да – 84, “Курса МТСы”нда – 63, “Заря”да – 57, “Казанка”да 32 тоннага артыг-рак саудылар.
Тугыз хуҗалыкта сөт җитештерү кимеде. “Төрнәле–Пошалым” ширкәтендә – 267, “Кырлай”да – 243, “Игенче”дә 210 тоннага ким.
“Северный” ширкәтендә узган ел бер сыердан 9011 килограмм сөт савылды. “Игенче”дә – 7746, “Ашыт”та – 7744, “Курса МТСы”нда 7481 килограмм. “Кишет”, “Ашытбаш”та (5 меңнән ким), “Төрнәле–Пошалым” ширкәтенең сыерлары “Северный” ширкәте сыерлары биргән сөтнең 40 процентын гына бирәләр.
Авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына “Северный”да – 1022, “Ашыт”та – 945, “Ватан”да – 778, “Кызыл Яр”да – 774 центнер сөт туры килә.
“Северный” ширкәте сөтне күбрәк җитештерү исәбенә – 40, “Кызыл Яр” – 5 млн.га якын, “Кишет”, “Казанка”, “Яңарыш”, “Заря”, “Ташкичү” ширкәтләре 1–3 млн сум өстәмә акча алдылар.
Сөтне кимрәк сауган хуҗалыкларда югалтулар сизелерлек. “Ашытбаш” ширкәтендә – 2,3 млн сум (бер “МТЗ–82” тракторы) алып була. “Ашыт”та – 3,5 млн сум (бер “МТЗ-1221” тракторы), “Аю”, “Игенче”, “Төрнәле–Пошалым”да – 6,6 млн.шар сум (ике “МТЗ – 1221” тракторы), “Кырлай”да – 17,4 млн сум (зур егәрлекле трактор яки комбайн).
“Северный” ширкәте бер сыердан 7984 килограмм сөт сатты, хуҗалыкның бер сыеры 221 мең сум акча кертте. “Ашыт”та бер сыердан акча кереме – 201, “Игенче”дә – 186, “Курса” МТСы”нда” 175 мең сум. “Төрнәле–Пошалым” ширкәтендә бер сыер 84 мең сум гына акча “эшләгән”. Бу ширкәттә “Северный” ширкәтенең бер сыеры керткән акчаны алу өчен 3 сыер, “Ташкичү”, “Казанка”, “Кишет”, “Ашытбаш”та 2 сыер асрарга кирәк.
Ит җитештерүдә югалткан акчалар да шактыйга җыйнала. “Игенче” ширкәтендә 840 центнер ит кимрәк җитештерелде, югалту – 12 млн 600 мең сум.
“Кишет”, “Северный”, “Тукай”, “Яңарыш”, “Кызыл Яр” ширкәтләрендә мөгезле эре терлекләрдән 972–847 грамм уртача тәүлеклек үсеш алдылар. “Аю” ширкәтендә 626 грамм гына.
.jpg)
2020 елга караганда 1619 бозау кимрәк алынды. Күпме булачак таналар, сыерлар югалтылган дигән сүз.
Район республикада беренчеләрдән булып терлекләрне иденти-фикацияләүгә керешсә дә, әлегә 47 процент терлеккә номер тагылган килеш. Бу эш “Яңарыш”, “Кызыл Яр”, “Северный”, “Кырлай” хуҗалыкларында әйбәт оештырылды. “Төрнәле–Пошалым”да – 18, “Ташкичү”дә – 14, “Ашытбаш”та – 14, “Курса МТСы”нда 12 процент кына.
1 мартка район буенча бу күрсәткечне 85 процентка җиткерү бурычы куелды.
– Кичекмәстән барыгызга да үзегезнең хуҗалыклардагы терлекчелеккә җентекле анализ ясарга, сөт һәм ит җитештерүнең мөмкинлекләрен ачыкларга, “Яңарыш” һәм “Северный” хуҗалыкларының уңай тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итәм, – диде Ренат Гатиятов.
“Яңарыш” ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков хуҗалыкның эшчәнлеге белән таныштырды. “Тәүлеккә 20 тоннага якын сөт савабыз, бер сыерга 24–25 килограмм туры килә, – диде ул. – Лейкозга каршы уңышлы көрәштек, таналарны 12 айдан каплатабыз. Минем җитәкчеләргә аерым әйтәсем килә: хәзер программаларсыз эшләп булмый!”
Хуҗалыкта яңа комплексның ике торагы сафка керде, тагын ике торакны төзү бара.
Якындагы елларда районда терлекчелектә өметләр зурдан. “Северный” ширкәте республикада иң зур булган сөтчелек комплексы төзүгә керешә. “Кырлай” ширкәтендә яңа комплексның беренче чиратын тапшырырга әзерләнәләр. “Казанка” ширкәтендә яңа комплексның урынын әзерләп куйдылар. “Курса МТСы” ширкәте ел саен зур төзелешләр алып бара, терлекчелеккә дә чират җитәдер. “Игенче” ширкәтендә терлекчелек торакларын үзгәртергә җыеналар. Җиде хуҗалык цифрлаштыру программалары урнаштырды яки урнаштыруга кереште. Азык үзәкләрен төзегән хуҗалыкларда моның файдасын күреп шатланып бетә алмыйлар.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар “Яңарыш” ширкәте фермаларында эшнең барышы белән таныштылар.
Яңалыкка омтылып яшәргә, заман таләпләреннән артта калмаска кирәк, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. Ул декабрь аенда сөт җитештерү буенча алдынгылыкны яулаган хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды. Күчмә кубок бу юлы “Северный” ширкәтенә бөтенләйгә бирелде.
Ильяс Фәттахов