Гомер юллары – горурланырлык

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Кырык елга якын “Ватан” хуҗалыгында җитәкче булган Әхмәтов  Мансур Готыф улы белән олы юбилее алдыннан (3 февральдә аңа 70 яшь тулды) очрашып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.

Мансур Әхмәтовның урта мәктәпне тәмамлагач Арча педагогия училищесына укырга керүе гаҗәп түгел. Әнисе Сара апа авыр сугыш елларында туган авылы Хәсәншәехта укыта башлый.

Унҗиде яшеннән балаларны укыту белән бергә агитатор да була, сугышчыларга җылы киемнәр җыя,  авыр хәлдәге авылдашларына ярдәм оештыра. Ул бөтен гомерен Хәсәншәех авылы балаларына белем һәм тәрбия бирүгә багышлады.

Әтисе Готыф абый сугышка кадәр Балтач мәктәбендә укыта. 1940 елда армиягә алына, орудие командиры була. Сугыш башлангач Ленинградны саклауда катнаша. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Соңрак атаклы “Катюша” расчеты командиры, батырлыклары өчен икенче Кызыл Йолдыз орденына лаек була.

Готыф абыйның тыныч тормыштагы хезмәте дә сокланырлык. Мәктәп директоры, колхоз рәисе, кабат мәктәп директоры. “Ватан” совхозында партком секретаре. Лаеклы ялга чыккач та җәмәгать эшләрендә актив катнашты, авылдашлары өчен күп игелекләр эшләде.

Әти белән әнисе уллары Мансурның (өч ул, ике кыз тәрбияләп үстерә алар, һәрберсе югары белем ала, тормышта үз юлларын тапкан күренекле шәхесләр) үзләре кебек педагог булуын теләгәндер инде. “Педучилищены тәмамлагач безне юллама белән төрле якка тараттылар, – ди Мансур Готыф улы. – Без биш малай сөйләштек тә, Чувашстанга киттек. Анда безне төрле мәктәпләргә җибәрмәкчеләр. Иптәш егет Фәрит белән бер-беребездән аерылмыйбыз, дип сөйләшкән идек. “Алай булгач әнә Татар Төймәсе дигән авыл мәктәбенә ике укытучы кирәк, шунда барыгыз”, – диделәр. Бардык, башлангыч мәктәп, өч класс. Директор әйтә, икенче класска Розалия исемле (булачак хатыным) сезнең кебек училище тәмамлап килгән кызны алдык, сезгә беренче, өченче класслар калды, сайлагыз, ди. Сөлге тотып бүлештек, миңа беренче класслар чыкты.

Бер айдан Арча хәрби комиссариатыннан (исәптә шунда торалар) чакыру килеп төшә. Саубуллашып китә егет. Бактың исә, авылда эшләүче укытучыларны көз көне алырга ярамый, дигән закон чыккан, кире кайтарып җибәрәләр үзен.

Мәктәпкә кире кайтып укытуны дәвам итәргә туры килә. Ике ел эшли ул анда. Армиядә хезмәт итү дә насыйп була.  Легендар Чапаев исемен йөрткән дивизиядә әле! “Хәсәншәехтан бер көндә 7 егет киттек!” – ди ул.

Хәрби хезмәт чорында ике елга дүрт тапкыр ялга кайткан кеше дә әле ул Мансур Әхмәтов. Әти-әнисен, туган якны, билгеле инде, сөйгән ярын сагыну хисе әнә нинди көчле булган егеттә. Мондый бәхет бик сирәкләргә генә эләгәдер. Армиядән туган авылына кайта ул, мәктәптә укыта башлый. Озак та үтми Чувашстанда табышкан пар туйларын ясый, горурланырлык өч ул үстерә. Илнар белән Илшат югары белем алып туган авылларына кайталар, бабалары, әтиләре эшен дәвам итәләр.

1982 елда Мансур Әхмәтовны районда иң зурлардан саналган “Ватан” совхозы партия оешмасына секретарь итеп сайлыйлар. “Билгеле, мәктәптән партия, хуҗалык эшенә керешеп китүнең үз кыенлыклары булды”, – ди ул. Һәм шул вакыттагы бер вакыйганы искә алды.

Оешманың хисап җыелышына райкомның беренче секретаре катнашырга тиеш була. Катнашучылар 100 процент булырга тиеш, дип әйтәләр. Билгеләнгән вакыт җитә, ә тулы бер авылның коммунистлары юк. “Сиңа карата байкот-мазар оештырмыйлардыр ич? ” – ди беренче. Егерме минутка соңга калып килгәннәр. Бактың исә, урын өстендә ятучыларны да торгызып алып килгән болар. “Катнашучылар санының күбрәк булуы сайлау җыелышында гына кирәк!” – дип киңәш бирә район җитәкчесе.

Тәҗрибә шулай эшли-эшли туплана инде ул. Тик Мансур Готыф улына монда озак тоткарланырга туры килми. 1984 ел башыннан ул инде “Ватан” совхозы директоры.

Әлеге вазыйфага ул чорда тота-каба гына куймыйлар. Аңа керешкәнче республика өлкә комитеты “иләгендә илиләр”. Бигрәк тә бер бүлек мөдире чын-чынлап имтихан алырга  керешә, бер гектар мәйданнан күпме коры матдә чыга дигән кебек сораулар яудыра. “Ник шул мәктәбемдә генә  тынычлап утырмадым икән?” – дигән уйлар килә башына.

Икенче көнне өлкә комитетының авыл хуҗалыгы буенча секретаре Минтимер Шәймиевкә керәсе. Чакыралар, теге мөдир дә утыра кабинетта. Исәнләшкәннән соң Шәймиев: “Син, Мансур, кайбер әйберләрне белмәгәнгә борчылма, – ди. – Белмәгәнне өйрәнеп була аны, колхоз рәисләре арасында укытучы булып Социалистик Хезмәт Герое булганнары да бар!”

Менә шулай яшь җитәкчегә канатлар куеп кайтара Минтимер Шәрипович һәм ялгышмый.

Яхшы әңгәмәдәш тә әле ул. Җитди киңәшмәләрдә дә, берәр кызык сөйләп, киеренкелекне юкка да чыгарып куя белә.

 

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International