Әти–әни фатыйхасы белән

2013 елның 7 июне, җомга
Әти–әни фатыйхасы белән
Ринат Шиһабиев бу көнне дә, гадәттәгечә, иртәнге сәгать икедә уянды. Күзләрен кыса төшеп туасы көнне күңеле белән барлап чыкты, эченнән генә планнар корды. Аларның нәтиҗәсен күз алдына китереп, елмаеп куйды. Рәхәт бу вакытта, уйларга бик уңай, берәү дә борчымый, бүлдерми, сорауларга җавап та башта тиз туа, ә иртән эшкә килгәндә төпле фикерең була.
Шулай бер кат алдагы көнгә “сәяхәт” итеп кайткач, ул кулына китабын алды. Грибоедов. Ничек акыллы яза. Мәктәптә укыганда рус классиклары әсәрләрен өнәп бетермәсә, хәзер аларның асылын аңлый башлады. Хәтта Пушкинның бик күп шигырьләрен яттан өйрәнде. Тормышчан шул алар. Яшәү үрнәге бирәләр. Хәер, үрнәк дигәндә, Ринат Шиһабиевның гомере буена үзе өчен өлге һәм маяк ролен үтәгән кадерле кешесе — әтисе булды.
Икенче көнне, алдан корган планнарына үзгәреш кертеп, офисында очрашкач, Ринат әфәнденең үзе түгел, ә әтисе Минһаҗ абый турында сөйләп китүен күреп аның белән ничек горурлануын аңладым.
— Фин һәм герман сугышларын гизгән ул. Гомере буе җитәкче урыннарда эшләгән. Авылда да, Арчага күчкәч тә. Бик булган, кристалл кебек чиста, тәвәккәл, ярдәмчел, тормышны җигелеп алып бара торган кеше иде. Күпме тырышсам да, мин аның кебек була алмадым. Әмма аның тормыш дәресләрен гомерлеккә үзләштердем, — дип сөйләп китте ул. — Без 1958 елны Арчага күчеп килдек. Гаиләдә 7 бала. Йорт сала башлагач, “Минһаҗ клуб сала”, — диделәр. Ничек төзеп чыктык без аны? Әти төнгә кирпеч заводына эшкә урнашты, ә көндезгә нефтяниклар салган йортларга мич чыгарырга алынды. Без, өч ир–бала, шулай җәй буе әти белән мич чыгардык. Бер мич өчен 55 сум бирделәр. Ул чакта иң югары хезмәт хакы 70 сум иде. Ә кирпеч заводында эшләгәне өчен кирпеч алды. Ә ничек Арчада дүртенче машина иясе булдык? Әти пенсиягә чыккач та тик ятмады. Казанга мех комбинатына урнашып, өйгә эш алды. Ул чакта миңа 18 яшь, студент. Иске өйне җайлаштырып, шунда 5000 куян тиресе эшкәртеп, 5250 сум акча эшләдек. Ул вакытта “Жигули” 5605 сум тора иде. Көнгә 100әр тире или идек.
Әти сугыштан да ике сыерлык акча алып кайткан. Кенигсбергта өч ай мич чыгарган. Үзе дә әнә шундый тырыш булды ул, безне дә яшәргә, эшләргә, малны тир түгеп табарга, кеше әйберенә кызыкмаска өйрәтте. Бервакыт абый урамда портсигар табып алып кайткан. “Югалткан кеше эзлидер, нигә алдың?”, — дигәч, әти сүзен тыңлап, яңгыр астында кире урынына илтеп куйган. Әти биргән киңәшләр, аның өйрәтүләре гомер буе якты эз булып мине озата килде.
Ринат Шиһабиев кечкенәдән яраклашуны белми, һәрвакыт үзе булып кала. Әтисе характерлы, кызу канлы, әмма арттан сөйләп йөрүне яратмый, сүзен күзен терәп кешенең үзенә әйтә. Уен тормышка ашырмыйча туктамый.
Беренче елны бер балл җитмичә укырга керә алмый кала. Заводка фрезерчы булып урнаша. Менә кайда кирәк була әтисенең хезмәт дәресләре. “Эшләп кеше үлми. Кушмыйча эшләргә өйрәнергә кирәк”, — дигән сүзләрен ул чакта гына түгел, әле дә еш искә төшерә.
Әмма икенче елны егет ничек итсә итә, бөтен тырышлыгын куеп төзелеш институтының юллар төзү факультетына укырга керә. Уңышлы гына тәмамлагач, юллама буенча Лаеш районына эшкә китә. Соңрак Арчага кайта. Районда төзелеш буенча җитәкче урынбасары булып хезмәт юлын башлаган Ринат бик тиз күтәрелә. Хезмәте белән дәрәҗә яулый. Әтисе сүзен үти, кушканны көтми, әйткәнче үк эшне җиренә җиткереп башкарып куя.
— Рәшит Газизов юл идарәсенә чакырды. Ахырдан икенче урында барган оешма бер елдан алдан икенче урынга күтәрелде. Әмма моның өчен көн–төн чабарга туры килде. Аннан балык хуҗалыгына куйдылар. Шул ук елны республикада беренче урынга чыктык. Өч ел рәттән Кызыл байрак безнең кулда булды. Россиядә иң яхшы унлыкка кердек. Моны мактану, дип кабул итмәгез. Мин үземнең тормышта эз калдырырлык, йөзгә кызыллык китермичә яшәвем, дөрес юлдан баруым, ниһаять, әти васыятьләрен үтәвем белән горурланам, — ди ул.
Балык хуҗалыгы башкаларга күчкәч, Ринат Шиһабиевка нинди генә дәрәҗәле урыннар тәкъдим итмиләр. “Татрыбпром”га генераль директор итеп тә чакыралар, Ростов, Мәскәү янындагы балык хуҗалыкларын җитәкләргә тәкъдим итәләр. “Риза түгел. Торырга урының бар, ризыгың җитәрлек. Балаларың, гаиләң яныңда бул”, — ди әнисе. Ә ана фатыйхасын алмыйча китү дигән әйбер аның өчен ят. Алда ни буласын күз алдына китерсә дә, барлык тәкъдимнәрдән баш тарта, Арчада кала ул. Гомер буе җитәкче урыннарда эшләп, шәхси машинасы да булмавы шунда гына исенә төшә. Тик аларны әтиләре тормыш кыенлыкларына бирешмәскә өйрәтте. Барын да өр–яңадан башларга кирәк. Дуслары ярдәме белән кредит юллый, “ГАЗель” сатып ала, үзе рульгә утырып Мәскәүгә китә. 20 елдан артык директор булып эшләгәннән соң.
— Элеккеге дуслар арасында танымаучылар да табылды. Шофер бит. Әмма мине андый ваклыклар чыгырдан чыгармады, — ди Ринат Шиһабиев. — Ярдәмчем, киңәш-чем хатыным Рәшидә булды. Минем белән Мәскәүгә товарга йөрде, кибетләр ачуда булышты. “Тиле үзен, шыр тиле хатынын мактый”, диләр. Мин кая гына барсам да Рәшидәне мактыйм. Рәхмәт аңа. Хәзер 9 кибетем бар. 2008 елда хуҗасыз торган бинаны сатып алып, “АрскПласт” ширкәтен ачтым. Кул астымда кибетләр белән бергә 100гә якын кеше эшли. Сөйләве җайлы, тик монда авырлыклар килеп чыкты. 2008 елның октябрендә 10 миллион сум кредит алдым, октябрьдә ук кризис башланды. Ай саен 362 мең сум түләргә кирәк иде. Өйне (пропискадан чыгып), улымның фатирын залогка бирдем. Читен булды. Әмма җиңдем. Рәшидәнең абыйсы Рәшит ярдәмгә килде. Хәзер улларым Айрат, Булат — уң кулларым (кызым Лилия Америкада эшли һәм укый). Гаи-ләм, бербөтен булып яшәгән туганнарым, үземне ихтирам иткән коллективым, мине якын иткән дусларым, тормышта һәрчак үз юлымны табарга өйрәткән әти–әнием белән горурланам.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International