Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Рәхмәт сиңа, игенче!
2013 елның 7 июне, җомга
Рәхмәт сиңа, игенче!
Раил Рәхимов — Иске Иябаш егете. 7 елдан артык “Кырлай” агрофирмасы” ширкәтендә “тимер ат” иярли. Әтисе Данил белән кулалмаш эшли алар. Язгы кыр эшләрендә, көзге җир эшкәртүдә һәрвакыт норманы арттырып үтиләр, әтисе көндез эшләсә, төнге сменада — Раил. Быел яз 3935 гектарда чәчү чәчте.
Техниканы кечкенәдән яратып үсә Раил, хәтта тракторда үскән, дисәң дә ялгыш булмас. Малай бул да, өстәвенә әтиең тракторда эшләсен (андый бәхет яшьтәш малайларның күбесенә тәтеми дә бит!) һәм синең күңелеңдә техникага мәхәббәт уянмасын, имеш! Рульне тотарга буе җиткәнче үк әтисенең алдына утырып трактор йөртә иде инде Раил. Ә тимер атны ялгызы гына иярли башлавы бераз буйга тартылып киткәч, алтынчы сыйныфта укыган чакларында булгандыр. Һәрхәлдә, күңелендә шулай истә калган.
Тора–бара әтисенең уң кулына әйләнгән яш-үсмер Яңа Кырлай мәктәбен тәмамлаганда инде башка һөнәр турында уйламый да, әтисе кебек икмәк үстерүче булачак ул! Туры килеп торуын кара әле, Раил мәктәпне тәмамлаган елны әтисенә чит илдә эшләнгән “Нью–Холланд” тракторын бирәләр. Ә аны йөртүе үзе ни тора! Авырсынмый егет, ни кушсалар шуны эшли. Шулай булмыйча, озак еллар алдынгылыкны бирмәгән механизатор Данил улы бит ул! Ә алма агачыннан ерак төшми.
Раил Фәридә апа белән Данил абыйның өлкән балалары, ике сеңлесенең яклаучы терәге. Узган ел ноябрьдә Симетбаш кызы Миләүшә белән гаилә корып җибәргәннәр. Миләүшә дә җиргә гашыйк сөеклесенең авылда төпләнеп калуына каршы килми, үзе дә җирне ярата. Һөнәрнең дә авыл хуҗалыгы өлкәсенә бәйлесен сайлаган: агрофирма идарәсендә эшли.
Игенче, хезмәтең авыр, җаваплы, төгәллек, пөхтәлек таләп итә. Шунлыктан, синең тирә–якка карап хәл алырга, табигатьнең гүзәллегенә хозурланырга вакытың да калмыйдыр? Баксаң, дөрес уйламыйм, вакыты кала икән шул. Хыялый күңелне бикләп тотып булмый, аз сүзле, эшкә бирелгән Раил белән сөйләшкәндә шуны аңладым.
— Төнге сменада таңга таба йокы баса башласа да, кошлар җыры, таң аткан чактагы матурлыкка күз салсаң, шундук ачыла, — ди ул. — Мондый матурлыкны шәһәр кешеләре күрми бит, дип кызганып та куям.
Кем белән генә сөйләшсәң дә, Раилне белүчеләр аның бары уңай сыйфатларга гына ия булуын әйтә. Ә бу — үрнәк гаилә тәрбиясе. Рәхимовлар гаиләсе турында “Кырлай” агрофирмасы” ширкәте директоры Илшат Шакирҗанов та бары җылы сүзләр генә әйтә. “Раилнең әтисе гомере буе механизатор, әнисе терлекче булып эшләде. Эшчән гаиләдә балалар да тырыш булып үсте. Раил тәртипле, акыллы егет. Эшне һәрвакыт намус белән башкара. Аның киләчәктә дә алдынгылыкны бирмичә тырышып эшләвен, сәламәтлек, гаилә бәхете телим”, — диде директор.
Көнне–төнгә ялгап, ал–ял күрми, бар күңелеңне хезмәткә багышласаң, эш агачы җимешен дә мулдан бирә. Хезмәте Раилгә дә быел шатлыклы мизгелләр бүләк итте. Ул быел районның Сабан батыры булып танылды. Афәрин, Раил! Алдагы елларда да уңышларыңны күреп сөенергә, горурланып яшәргә язсын!
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз