Тракторчы Өммегөлсем

2013 елның 7 июне, җомга
Тракторчы Өммегөлсем
Иске Кишет авылында яшәүче Өммегөлсем Мортазинага 90 яшь. Район вәкилләре Россия Президенты Владимир Путинның чираттагы котлау хатын Өммегөлсем апага тапшырдылар.
Улы Равил, килене Фидания белән яши. “Бүгенге көнем бик бәхетле, Аллага шөкер, картайдым гына, — дип, куллары белән күз тирәләрен, битен сыпырып алды.—Балаларым әйбәт булганга яшимдер инде...” И-и, Өммегөлсем апа, ярый әле ялгыз түгелсез, балаларыгыз белән кадер–хөрмәттә яшисез, дип юатасы килә үзен. Әйе, зур гомер юлы үтелгән. Ире Нурмөхәммәтнең фани дөньядан китүенә дә 23 ел тулган. Әниләре Фатыйха 11 бала тапса да, 5се генә исән–сау үсеп, бүген инде бертуганнары да бакый дөньяга күчеп беткән. Күңел тулырлык та шул. Көннәрдән беркөнне бөгелгән билне турайтып бакса, эш белән тормыш үткән дә киткән. Хастаханәгә барып та тормыйча, өйдә генә бер–бер артлы балалар дөньяга килгән. Бала күтәргәнне дә белүче булмыйча, бала таптым, дип өйдә юанып утырырга вакытлары калмыйча, сабыйны кайнанага калдырып, эшкә чыгалар. Ире Нурмөхәммәт тракторда, үзе колхозның төрле эшендә. Кулдан сәнәк, көрәк төшми. Алар башкарган авыр хезмәтне хәзер ирләр дә эшләми. Ә балачагын, әти–әни булсын дип тырышты, сыерны бетермәделәр, дип искә ала.
Сугыш башланганда 18 яшь була. Яшь гомерне басуда үткәрә. Чабаталы, эшле яшьлек...Бала вакыттан зур апалар белән уракка чыгар иделәр. Сугыш башланган елны кышын Әтнә МТСында трактор йөртергә өйрәнә, язын колхозга трактор иярләп кайта. Хәзер үзе дә аптырый, ничек ир–атсыз тракторда эшләдек икән, дип. Трактор астына кереп, нинди авыр подшипникларны (күчәр һәм валлар өчен таяныч) ничек тартып чыгардык икән, дип тә гаҗәпләнә. Куллар шуңа сызлыйдыр инде. Тракторның фаралары янмас иде, алдан бер кеше, фонарь тотып, басуны яктыртып йөри. Онытыла торган түгел ул еллар...Сугыш беткәндә трактор белән төнге сукада була. Сабанчылар, сугыш бетте, дип килеп әйтә. Ул вакыттагы кичерешләрне әйтеп аңлата торган түгел. Үзәккә үткән ачлык, эш, күңелсез хәбәрләр белән каткан күңелләр йомшап, күз яшьләре белән тышка бәреп чыга. Тракторын туктатмыйча елап–сыкрап эшләвен дәвам итә.
Сугыш бетеп, кияүгә чыккач, тракторын куя. Башка утырмый. Аларны ирләр алмаштыра. Мортазиннар гаиләсен тракторчылар династиясе, дисәк тә була. Сугыштан исән–сау әйләнеп кайткан ире Нурмөхәммәт гомер буе тракторда эшли. Уллары Равил, 40 ел чылбырлы тракторда эшләп, пенсиягә чыккач, бүген токарь хезмәтен башкара. Хуҗалыкта техниканы яхшы белгән алыштыргысыз токарь. “Эш күп, күп нәрсәне кул белән эшлибез хәзер”, — ди. Заманында алны-ялны белмичә хезмәт иткән ул. Иртәнге сәгать 4ләрдә аяк өстендә булып, төнге 11-12ләргә кадәр тракторыннан төшмәгән. Ә үзе, сөбханалла, 63 яшьтә булса да, егетләр кебек. Күрәсең, тормыштан, хезмәттән ямь–тәм табып яшәгәннән, гаиләнең тыныч булуыннан киләдер бу. 1998 елда республиканың “Атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” исемен ала. ВДНХның “СССР халык хуҗалыгындагы уңышлары өчен” дигән өч бронза медаленә ия була. IIIнче дәрәҗә “Дан ордены” белән бүләкләнә. Герой исеменә ике генә орден җитмәде, дип елмая. Кыр батырларын бүләкләгәндә һәрвакыт Сабантуй мәйданы түрендә була ул. Өйдәге суыткыч, телевизор, тузан суырткычлар — бар да аңа бирелгән бүләкләр.
Хатыны Фидания белән ике кыз тәрбия-ләп үстерәләр. Олысы Гөлүсә Казанда институтта укый, икенчесе Гөлгенә төзелеш техникумын тәмамлап, кияүгә чыга. Өммегөлсем апа яшьләргә эшләргә иренмәсеннәр, ялгыз калмасыннар, тигез мәхәббәтле, парлы булсыннар, дип тели. Фидания ханым кайнанасы турында таләпчән, бик уңган, белмәгәнне өйрәтә торган кеше булды, ди. Кычкырышып, талашып яшәмәдек, күп сөйләшмәдем, әле беркөнне туганымның кызы, бала вакытта бөтенебез шушында җыелыр идек, ничек түздең, ничек сүкмәдең икән, дип әйтә, ди Өммегөлсем апа.
...Авыл читендә, Мортазиннар янәшәсендә диярлек Равилнең соңгы тапкыр эшләгән тракторы тора. Андый тракторга хәзер запчасть эшләмиләр, шуңа файдаланылмый, диләр. Ә ул гигант тракторчылар гаиләсенә һәйкәлне хәтерләтә.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International