Әлегә бар да әйбәт. Азык әзерләр вакыт

2013 елның 7 июне, җомга
Әлегә бар да әйбәт. Азык әзерләр вакыт
Чебешләрне көз саныйлар дисәләр дә, игенченең язгы хезмәт нәтиҗәләре бүген басуларда яхшы күренә инде. Дөрес, әлегә арыш башак кына чыгара, сабан культуралары күтәрелеп кенә килә. Әмма кемнең ничек эшләвенә, технологиянең үтәлешенә, сыйфатка ялгышмыйча бәя бирергә була.
5 июньдә район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлек-ләре башлыклары муниципаль район башлыгы Алмас Назиров җитәкчелегендә чәчүлекләрне кабул иттеләр, терлек азыгы әзерләү буенча бурычларны ачыкладылар.
Иртән җыелу урыны Наласа кырында урнашкан сорт сынау участогында иде. Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов семинар–киңәшмәнең тәртибен аңлатты, алда торган бурычларны әйтеп үтте. Республика белгечләре сыйфатлы терлек азыгы әзерләү технологиясе турында сөйләделәр.
Сорт сынау участогы мөдире Фәнис Зарипов көзге культураларның ничек кышлавын күрсәтеп чыкты. Нинди генә сортлар юк монда! Фәниснең тырыш, игелекле хезмәтенә сокланмый мөмкин түгел. Мондый участокның үзебездә булуы да әйбәт.
“Игенче” ширкәте җитәкчесе Илнар Гайнетдинов хуҗалык эшчәнлеге белән таныштырды. Көзге бодай күп чәчелгән, алар әйбәт кышлаган. Печән әзерләү башланган, барлык техника сафта.
“Арча” ширкәтендә 75 тонна печән әзерләгәннәр. Җитәкчесе Илдар Хәкимов бу эшне ничек оештырулары турында сөйләде.
“Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов узган шимбәдә әйбәт яңгырлар яуганга шат. Димәк, механизаторларның тырыш хезмәте әрәмгә китмәячәк, игеннәрнең бүгенге торышы куанырлык. Хуҗалык печәнне ел да күп әзерли, быел яңа техникалар да кайткан. Чүп үләннәргә, авыруларга каршы көрәшкә игътибар зур.
“Ак Барс–агро” ширкәте районда игенчелектә иң яңа технологияләр кулланып эшләү-че хуҗалык. Башкаручы директор Шәйдулла Сәлахов авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТРның Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Маликовны фәнни киңәшчесе итеп чакырган. “Минем тәкъдимнәрне әйтүгә кулланышка кертәләр”, — ди галим. Ул керткән яңалыклар белән район башлыгы Алмас Назиров та кызыксынды. Шуларның берсе — арыш белән виканы көздән бергә чәчү. Мондый массаны сенаж өчен дә кулланып була.
“Кырлай” ширкәтендә 400 гектардагы бәрәңгене сугарып үстерәләр. Киләсе елда аны 800 гектарга җиткерергә исәплиләр.
— Бәрәңге белән менә шулай чын–чынлап шөгыльләнергә кирәк, — диде Алмас Назиров. — Габделхәй Кәримовның хезмәтләре зур. Ул эзләнә, таба, тотынган эшне ахырына кадәр җиткерә.
“Ватан” хуҗалыгында да игенчелек культурасы югары, басулар чиста, күпьеллык үләннәрне “Курса МТСы”, “Ак Барс–агро” ширкәтләрендәге кебек, яңартып торалар. “Северный” хуҗалыгында, гадәттәгечә, оешканлык белән эшлиләр. “Быел кышлатуның соңгы айларында азык белән кыен булды, — ди җитәкче Рөстәм Хәйруллин. — Көтүләрне кайда көтеп була, шунда чыгардык. Бозаулар өчен печән әзерләргә керештек”.
Семинар барышында азык әзерләү техникасы да күрсәтелде. Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов, Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы җитәкчесе Рүзәл Мортазин, баш агроном Әхмәт Хәкимҗанов, район башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Муллахмәт Әскәров, ветеринария лабораториясе бүлек мөдире Лилия Халитова үсемлекләрне саклау чараларын куллану, азык әзерләү технологиясе, хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү, дару үләннәрен әзерләү тәртибе турында сөйләделәр.
— Менә бүген без күпчелек хуҗалыкларның басуларын карап чыктык, — диде муниципаль район башлыгы Алмас Назиров семинар–киңәшмәгә йомгак ясап. — Гаять зур хезмәт куелган, моның өчен механизаторларга, җитәкчеләргә, белгечләргә, катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерәм. Дөрес, бик яхшы эшләгәннәр, бераз кайтышлары, төрле басулар бар. Һәркем булдыра алганча тырышкан. Әлеге хезмәтне тагын да нәтиҗәле итү өчен июньдә яңгырлар явуы кирәк.
Район башлыгы терлек азыгын сыйфатлы итеп әзерләү кирәклеген әйтте. Печәнгә аеруча игътибар бирергә. Аны ничек әзерләргә икәнлеген белгечләр бик яхшылап аңлатты, шулай эшләргә кирәк.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International