2022 елның 22 февраленнән 16 мартына кадәр 11.57 дән 13.05 сәгатькә кадәрге вакыт аралыгында кояш интерференциясе (кояшның җир станцияләренең спутник кабул итү антенналарына йогынтысы) белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы территориясендә цифрлы эфир телевизион тапшырулар челтәре эше начараерга мөмкин. Күпчелек кулланучылар сурәт начараюны күзәтәчәкләр. Кайбер очракларда сурәт кыска вакытка катып калырга яки сигнал берничә секундтан 2-5 минутка кадәр бөтенләй югалырга мөмкин. Һәр торак пунктта теле-һәм радиопрограммаларны трансляцияләүдә мөмкин булган өзеклекләр графигы РТС сайтында «Телерадиоканалларны вакытлыча өзү» бүлегендә (https://tatariya.rtrs.ru/tv/breaks) һәм телевизион тамашачы кабинетында (htt ps://online.rtrn.ru) бастырыла.