Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар!

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Илебезнең барлык буыннары өчен әлеге бәйрәм батырлык, фидакарьлек, дәрәҗә һәм намус символы булып тора. Без илебез  азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган Бөек Ватан сугышы геройлары батырлыгын тирәнтен хөрмәтлибез һәм истә тотабыз, “кайнар нокта”ларда тормышларын кызганмаган сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар батырлыгы алдында баш иябез һәм бүген Россиянең куркынычсызлыгын һәм тыныч киләчәген тәэмин итеп хезмәт итүчеләргә тирән хөрмәт белән карыйбыз.

Үз йортын һәм үзенең илен сакларга әзер булу белән безнең гражданнар һәрвакыт аерылып тора. Патриотлык һәм батырлык – безнең халыкның алыштыргысыз кыйммәтләре. Безнең җәмгыятьтә 23 февральнең чын ирләрнең – көчле, кыю, нык рухлы, үз хезмәтләре белән безнең илебезнең куәтен һәм данын арттыруга өлеш кертүчеләрнең рәсми булмаган бәйрәме статусына ия булуы очраклы түгел.

Әлеге искиткеч көндә ихлас күңелдән һәр гаиләгә игелек, бәхет, татулык һәм мул тормыш телим. Ветераннарга сәламәтлек һәм озын гомер, солдат һәм офицерларга уңышлы хезмәт насыйп булсын. Бу бәйрәм һәрвакыт тыныч һәм шатлыклы үтсен!

И.Г.Нуриев,

муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International