Хәзер барыр урын бар

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Түбән Пошалым авылында зур тантана узды – клуб бинасы ачылды.

Иске клуб 8 ел элек ябылган иде. Чөнки авария хәлендә иде.

Район хакимиятенә клуб булдыру турында мөрәҗәгать иттек. Шушы җирдә ата-бабаларыбыз яшәгән, авылдашларыбыз гомер иткән. Балалары, оныклары алар турындагы якты хатирәләрне саклыйлар. Клуб булмаган чорда да үзара җыелырга урын табып, мәчеттә, урамда төрле чаралар, очрашулар үтте бездә.

Яңа ачылган клуб бинасы яңа түгел. Буш торган балалар бакчасына ремонт ясалып, сәхнә һәм тамаша залы булдырылды. Балаларны, яшьләрне тәрбияләү, үзешчәннәрнең сәләтен үстерү, төрле бәйрәмнәр уздыру өчен бик кирәк иде ул авылыбызга. Хәзер яшьләргә дә барыр урын бар.

Район башлыгы Илшат Нуриевка олы рәхмәтлебез. Аның тырышлыгы белән ремонт эшләре башланды, төзү материаллары булдырылды. Хәзер бу бина матур, якты, җылы мәдәният үзәгенә әйләнде. Без клуб буш тормас, дип ышандырып калабыз.

Үз кулларың белән тудырган һәр нәрсә кадерле була ул. Һәрбер авылдашыбыз хәлләреннән килгәнчә ярдәм итте.

Ремонт эшләрен үз контролендә тотып, янып йөргән Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васыйл Габделхаковка да рәхмәтебез зур.

Олы тырышлык белән ачылган клуб авыл халкы өчен игелекле мәдәни учак булсын. Киләчәк буыннарга телебезне, милли йолаларыбызны җиткезү, саклау үзәге булып хезмәт итәргә язсын!

Авыл халкы исеменнән

Гөлназ Галимҗанова,китапханәче

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International