Үзеңне һәм якыннарыңны сакла

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Торак йортларга янгынны белгертүче прибор куярга кирәк. Экспертлар да моны раслый. Янгыннар килеп чыккан очракта кешеләрнең үлемен булдырмау, янгынга җәелергә ирек бирмәү максатыннан эшләнә бу.

Кабатлап әйтәбез, бу кеше тормышын, янгыннан мал-мөлкәтне саклап калуның  әһәмиятле  чарасы. 

2021 елның ноябрендә Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының (МЧС) Татарстан Республикасы буенча төп идарәсе “Янгынны белгертүче җайланма куй – үзеңне һәм якын-нарыңны сакла” акциясен уздыру  тәкъдиме  белән чыкты. Әлеге акцияне быел да үткәрергә чакырабыз. Акциядә теләге һәм финанс мөмкинлеге булган бизнесменнар, эшмәкәрләр һәм башка битараф булмаган кешеләр дә катнаша ала.

Хәбәр бирүче җайланманың бәясе  якынча 300 сум тора. Бүлмәгә берне куярга кирәк. Әлеге прибор батарея белән эшли. Ул 1-1,5 елга җитә. Батареяны аннан соң алмаштырасың.

Сораулар туса, җирле үзидарә органнарына, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә була.

 

Рөстәм Сафин,Арча һәм Әтнә

районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International