Зәвыклы тышкы кыяфәт, төз буй-сын, чем кара чәчләр, мәңге яшел чыршы ылысларыдай куе яшел күзләр. Серле елмаю... Сүзем музыкант дустым – Айбулат Харисов турында.
Айбулат Арчадан 5 километр ераклыктагы Түбән Мәтәскә авылыннан. Әтисе һәм әнисе Арча балалар сәнгать мәктәбендә эшлиләр. Рәдис абый балаларга баян дәресләре укытса, Чулпан апа – вокал һәм фортепиано буенча үз эшенең остасы. Мөгаен, шуңа да Айбулат 7 яшеннән үк музыкага тартылгандыр.
Дустымның беренче үзләштергән уен коралы – моңлы курай. Бу көйле таякчык Айбулатның 9 ел буена тугры иптәше була, ул үзе өчен генә уйнап калмый, ә бик күп төрле конкурс, фестивальләрдә көчен сыный һәм призлы урыннарга лаек була. Сер итеп кенә әйтәм, безнең Айбулат белән танышуыбыз нәкъ тә менә шундый конкурсларның берсендә булды. Әле дә исемдә, аның моңлы курай тавышына сихерләнеп, сәхнәгә җырларга чыгасымны да онытып торганым.
Ә 12 яшендә инде дустым кулына баян ала. Әлбәттә, музыкага, моңга тартылган егет бу коралны да бик тиз үзләштерә. Айбулатта баянга карата зур мәхәббәт уятучы, осталыкка өйрәтүче – әтисе Рәдис абый. Һәм менә әти белән улны куандырган беренче уңышлар: 2021 елда Рамил Курамшин исемендәге гармунчылар һәм баянчылар конкурсында гран-при, Халыкара аккордеон Феериясе конкурсында лауреат исеме яулады. ТНВ каналының “Манзара” тапшыруында чыгыш ясады. Гыйнвар аенда Әлфия Афзаловага багышланган концертта да җырчыларга баянда аккомпаниатор булу дәрәҗәсенә иреште.
Бу оста музыкант көне-төне баянда уйнап кына утыра дип уйлый күрмәгез, ул бит гади авыл егете! Җәйләрен авыл егетләре белән туп тибәргә, кышын иптәшләре белән хоккей уйнарга, ерак араларга велосипед белән чыгып табигатьне күзәтергә, әти-әнисенә йорт эшләрендә булышырга, энекәше Алмаз белән рәхәтләнеп кызыклы уеннар уйнарга да өлгерә ул. Гаиләдә ике баянчы, җырчы булгач, Харисовларда бер генә бәйрәм дә җырсыз узмый. Бу инде аларның үзенә күрә бер матур традициягә әверелгән. Түгәрәк өстәл артында җыйналып, бар туган-тумача белән рәхәтләнеп җырлау, уйнау, күңел ачу, һичшиксез, гаиләне тагын да берләштерә, үзара якынайтадыр. Спорт белән дә дус музыкант егет. “15-20 килограммлы баянны күтәреп сәхнәләрдә чыгыш ясау өчен, беләк көчең аз булмавы кирәк”, – дип көлә.
Ә хәзерге вакытта мәкаләмнең герое Казанда Ильяс Вәккасович Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенең икенче курсында укый. Бар зачетларын вакытында тапшыра һәм имтиханнарын да бик яхшы билгеләренә генә бирә.
“Нинди хыялларың бар?” – дигән сорауга Айбулат: “Киләчәктә музыка өлкәсендә югары белем алып, иң оста баянчылар белән бер рәттә чыгыш ясыйсым килә”, – диде. Ә аның кумирлары – Татарстанның атказанган баянчылары Руслан Мөхәммәдиев, Айдар Вәлиев һәм Айнур Фатыйхов. Тик Айбулат өчен иң оста баянчы – әтисе.
Дустым Айбулат! Үзең кебек матур хыялларың тормышка ашсын, киләчәктә сине зур сәхнәләрдә күрергә насыйп булсын!
Айгөл Фәттахова.
Арча “Нур” балалар телерадиостудиясе