12 февральдә райондашларыбыз “Россия чаңгы юлы – 2022” ярышларына кушылды.
Әлеге матур чара Арча стадионында күңелле рухта үтте. Иртәдән үк стадионда яңгырап торган музыка ярышларга килүчеләргә бәйрәм рухы өстәде. Ә “Татар радиосы” мөхәррире Рамил Шәрәфиев бәйрәмне онытыл- маслык итеп алып барды.
“Чаңгы юлы”на килүчеләрне район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. “Шушы матур чарага килгән, спортны яратканыгыз өчен барыгызга да рәхмәт. Бер-беребезне хөрмәт итеп, матур ярыш күрсәтергә насыйп булсын”, – дип чаңгычыларга уңышлар теләде ул һәм үзе янына чаңгычы ветераннарны чакырды. “Менә безнең район, республика данын яклаган чаңгычыларыбыз”, – дип яшьләрне алардан үрнәк алырга чакырды район башлыгы.
Ярышларны иң кечкенәләр – районыбыз балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар башлап җибәрде. Алар 200 метрга ярышты. Финишта балаларның һәркайсына бүләк – буягыч китаплар һәм фломастерлар тапшырдылар. Арчаның 9нчы балалар бакчасына йөрүче Лиана Сәгъдиева стадионга әнисе Лилия белән килгән. Аның өчен бу әле беренче “Чаңгы юлы”. “Сиңа ошадымы соң?” – дип сорадык нәни чаңгычыдан. “Әйе”, – дип елмая Лиана, кулындагы бүләкләрдән күзен алмыйча. “Кызым җырлый да, бии дә, менә чаңгыга да чыктык, – ди Лиананың әнисе. – Актив тормыш алып барабыз. Мондый матур көндә чаңгы шуу – үзе рәхәт”.
Бер-бер артлы стартка мәктәп укучылары, “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар, өлкәннәр, ветераннар тезелде. Балалары, якыннары, дуслары өчен җан атарга килүчеләр катнашучыларны түземсезлек белән финиш сызыгында көтеп алды. “Афәрин!”, “Тагын аз генә калды!” – дип көч биреп торды алар.
Ахырдан җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов һәрберсен котлап, дип-ломнар, медальләр һәм истәлек бүләкләре – “Чаңгы юлы” символикасы төшерелгән башлыклар һәм шарфлар тапшырды. Ул шулай ук иң өлкән чаңгычыларга да дипломнар тапшырды.
Ветеран-укытучылар Ягъфәр Шәмиев – тугызынчы, Ленар Заһидуллин сигезенче дистәне вакласалар да, спорт белән дуслыклары дәвам итә. “Көн саен чаңгыга төшәбез”, – диләр алар. Финишка да бер-бер артлы килделәр. “Ике ел элек инсульт кичердем. Чаңгыда йөргәнлек белән бирешмәдем”, – ди Ленар Заһидуллин. “Әле 60нчы елларда ук юллама белән Арчага кайттым, Арчада чаңгы буенча ул вакытта да миңа көндәшләр юк иде, хәзер дә 80 яшьне узучылар арасында миңа көндәшләр юк”, – ди Ягъфәр Шәмиев.
Ярышларда катнашучылар өчен җылы коймак белән кайнар чәй эчү мөмкинлеге дә тудырылган иде. “Бүгенге “Чаңгы юлы”нда 840 коймак ашалган, катнашучылар саныннан да күбрәк”, – диде Рамил Шәрәфиев уен-көлке белән.
Резедә Хәкимҗанова