15 февральдә илебез совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен билгеләп үтә.
Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен беләләр
Районыбызда ел саен Әфганчылар көне алдыннан “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасы әгъзалары вафат булган әфганчыларның каберләрен зиярәт кылып, аларның әти-әниләре яки тол калган хатыннарының хәлен белеп кайтуы матур гадәткә керде. Быел да 11 февральдә алар Арча, 12 февральдә Яңа Кенәр һәм якын-тирә авылларда, 13 февральдә Пөшәңгәр һәм әлеге зонага кергән авылларда булдылар.
“Безнең арада инде булмаган сугышчан дусларыбыз турында һәрвакыт истә тотарга тиеш. Сугышта балаларын, абый-энеләрен, әтиләрен югалткан гаиләләргә игътибар күрсәтү – безнең бурыч”, – ди “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов. – Сугышта һәлак булган яки алган яралардан, төрле авырулардан тыныч тормышта вафат булган әфганчыларның әти-әниләре, тол калган хатыннары безне ел саен якын туганнарыдай көтеп ала. Алар өчен иң мөһиме – бүләкләр түгел, ә безнең тарафтан, район җитәкчелеге, хәрби комиссариат тарафыннан күрсәтелә торган игътибар. Кызганыч, быел кар күп булу сәбәпле, барысының да каберенә бара алмадык. Түбән Оры, Кызыл Яр, Иске Кенәр, Мәмсә, Яңа Ашыт, Шура, Пөшәңгәр авылларында әфганчы якташларыбызның каберләрен зиярәт кылдык. Калган әфганчыларның каберләренә 1 июльдә – сугышчан хәрәкәт ветераннары көнендә барырга килештек”.
Арча районында 159 әфганчы исәпләнә. Аларның 52се бүгенге көндә безнең арабызда юк инде. Арчадан Марат Фәтхуллин, Пүчинкә-Поник авылыннан Фәнис Бикбаев, Пөшәңгәрдән Васыйл Әһлуллин – сугыш вакытында һәлак булган якташларыбыз.
Район башлыгы котлады
14 февральдә Әфган сугышын кичкән райондашларыбыз район Мәдәният йортына җыелды.
Анда әфганчылардан тыш мәктәп укучылары һәм яшь армиячеләр дә чакырылган иде. Чараны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Ул һәлак булган әфганчыларны искә төшерде, сугышчы-интернационалистларның яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйнавын билгеләп үтте. “Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт сезгә, – диде ул. – Сез зур батырлык үрнәге күрсәтеп, әфган тауларын кичкән, сынауларны лаеклы рәвештә узган кешеләр”.
Илшат Нуриев Сергей Баһаветдиновка, Илнур Яруллинга, Дамир Шакирҗановка, Рәдис Гарифуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Чарада әфганчыларны шулай ук Арча һәм Әтнә районнарының хәрби комиссары Алмаз Борһанов, “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов котлады. “Әлеге чара – сезгә һәм сезнең якыннарыгызга карата ихтирам билгесе, – дип әфганчыларга мөрәҗәгать итте Алмаз Борһанов. – Без сезнең белән горурланабыз”.
Сергей Баһаветдинов бер төркем актив әфганчыларга Татарстан Республикасы Координацион советының һәм “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасының грамоталарын тапшырды.
Ростов-на-Дону шәһә-реннән килгән “Ростов төркеме” чыгышларын караганнан соң әфганчылар Арча үзәгендәге сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салды.
Әфганчы Васыйл Әһлуллин истәлегенә хоккей турниры
Узган якшәмбедә Пөшәңгәр авылы халкы “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасы белән берлектә әфганчы Васыйл Әһлуллин истәлегенә хоккей турниры үткәрде.
Васыйл Әһлуллин Пөшәңгәрдә туган, аның гомере әфган сугышында өзелә. Үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Турнир “Сугышчан туганлык” оешмасы призына узды. Анда Шушмабаш, Иске Ашыт, Пөшәңгәр, Хәсәншәех авыллары командалары катнашты.
.jpg)
“Бик күңелле булды, – ди Пөшәңгәрдә яшәүче турнирны оештыру эшләрен башкаручыларның берсе Илүзә Шәвәлиева. – Командалар бик матур уен күрсәтте”.
Хоккей турнирына әфганчылар, хәрби комиссар Алмаз Борһанов, “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, Васыйл Әһлуллинның туганнары, дуслары һәм Мамадыштан бергә хезмәт иткән хезмәттәше Газинур Гайнуллин кайткан иде. Алар шулкадәр дус булганнар ки, хәтта Газинур абый үзенең улына да Васыйл исеме кушкан. Рәсми рәвештә ярышларны ачканнан соң әфганчылар зиратта Васыйл Әһлуллинның каберенә чәчәкләр салдылар.
Хоккей турнирын оештыруга авыл халкы да зур өлеш керткән. “Берсен дә төшереп калдырасы килми, – ди Илүзә Шәвәлиева. – “Ватан” ширкәте (җитәкчеләре Мансур Әхмәтов, Илнар Әхмәтов), авылыбыз эшмәкәре Фәнис Фәйзрахманов, “Сугышчан туганлык” оешмасы, якташыбыз Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов, мәктәп директоры Гөлназ Котдусова, Васыйл абыйның туганнары зур ярдәм күрсәтте. Авыл халкы, Пөшәңгәр авылы хоккей командасы егетләре үзләре дә акча җыйды. Кунаклар, уенчылар өчен клубта бай өстәл әзерләдек. Умида Тойлиева курыкмыйча 60 кешегә пылау пешерергә алынды. Мәктәптә эшләүче поварлар, клуб, китапханә хезмәткәрләре, авылның яшь кызлары өстәл әзерләү эшләрендә булышты. Пөшәңгәр авылының иң яшь уенчысы, студент егет Альмир Чумаков авылда шугалак булдыру эшләрен оештырды. Команда составында уйнамаган егетләр берсүзсез кирәк җирдә ярдәмгә ашыкты. Носыдан Рәсим Габделганиев уеннарга матур итеп комментарий биреп барды, ә Айдар Әскәров музыкаль бизәлеш тәэмин итте. Илшат Галәүтдинов һәм Ильяс Хәкимов хөкемдарлык итте. Барсына да зур рәхмәт. Авыл халкы, Пөшәңгәр хоккей командасы егетләре белән бергә менә шундый матур бәйрәм оештырдык”.
Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүче булып Хәсәншәех командасы танылды. Икенче урында – Пөшәңгәр, өченче урында – Шушмабаш, дүртенче урында Ашыт командалары. Җиңүче командаларга “Сугышчан туганлык” оешмасы кубогы һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
ТР Координацион советы грамотасы белән бүләкләнүчеләр:
Рамил Вәлиев
Зиннур Ильясов
Динар Гарифҗанов
Илшат Миндубаев
Айрат Хәбибуллаев
Илнур Хәбибуллин
Фәрит Гомәров
Радик Әскәров
Хәниф Гарипов
“Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасы грамотасы белән бүләкләнүчеләр:
Гарифулла Әхмәтгалиев
Фердинант Кавиев
Рафис Галипов
Фәнис Тимашев
Данаил Сабиров
Газинур Сафин
Рашат Салихҗанов
Рәзил Шәйхетдинов
Ринат Зарипов
Резедә Хәкимҗанова