Арчаның 5нче гимназиясендә районның иң яхшы отряд әйдаманын ачыкладылар.
“Искиткеч әйдаман” отряд әйдаманнары республика бәйгесенең район этабында 13 әйдаман катнашты. Алар үзләре белән таныштырды һәм иҗади осталыкларын күрсәтте. Барлык катнашучылар да лаеклы чыгыш ясады.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Гран-прига Ашытбаш мәктәбеннән Рәзилә Ситдыйкова (җитәкчесе – Рузалия Рәхмәтуллина) лаек булды. Сеҗе мәктәбеннән Гөлназ Нәбиуллина (Солтания Закирова) – беренче, Арчаның 5нче гимназиясеннән Айсылу Абдуллина (Гүзәл Абдуллина) – икенче, Лесхоз мәктәбеннән Василиса Кочурова (Эльмира Лотфуллина) һәм Шушмабаш мәктәбеннән Айгөл Фәттахова (Гүзәл Каюмова) өченче урын алды.