Әти хакы... Бу төшенчәне ничек аңларга? Әти хакын ничек хакларга?... Аның өчен ниләр эшләргә кирәк?
Уйларым белән аларга җавап эзлим. Әлеге төшенчәнең асылын бик тә аңлыйсым килә. Әни хакы, күрше хакы дигәнне күп тапкырлар ишеткәнем бар. Әни белән әти аерылгысыз бит, гаиләдә матур итеп яшәү, бәхетле бала булып үсү өчен безгә икесе дә бертөрле кирәк, бер дәрәҗәдә кадерле бит!
Фикерләремне әниемә рәхмәт сүзләре белән дәвам итәсем килә. Ни өчен әниемә, диярсез? Безнең гаиләдә әтиебез – бик кадерле кеше. Юк, әнием, 2 апаем һәм минем арада бердәнбер ир кеше булган өчен генә түгел. Әтиебезгә хөрмәтне бездә нәкъ менә әнием уятты дисәм дә ялган булмас. Әниемнең “Әтиегездән сорагыз!” дигән сүзләренең асылын без еллар узгач кына аңлый башладык. Берәр кая барасы булса, беренче әнидән килеп сорыйбыз, ә ул, хәйләкәр җан, “Әтиегездән сорагыз”, – ди, ә үзе без сораганчы, әтигә әйтеп, аны килештереп куйган була инде. “Әтиегез кебек акыллы, хатын-кыз кадерен белә торган, эшчән егетләрне карагыз инде, балалар”, дип әтиебез аша безгә чын ир-ат образы тудырды. Безнең гаиләдә иң ахыргы сүзне әти әйтә, без әтиебез эштән кайтмыйча ашарга утырмыйбыз, әтиебез безне әле дә кочаклап-үбеп кенә тора, хәтта инде кияүгә чыккан апаем да безгә кайткач, әтиебез кочагыннан чыкмый. Без серләребезне дә иң беренче әтиебезгә сөйлибез. Бу да әниемнең тәрбиясе, дип уйлыйм мин. Без әле төс-кыяфәтебез белән дә әтиебезгә охшаганбыз, безне “Раил кызлары”, дип йөртәләр, урамда, кибеттә бер белмәгән кешеләр дә “Син Раил кызымы әллә?” дип сорыйлар, аңа сәлам әйтәләр. Аны Арчада белмәгән кеше юк ахры, дип уйлыйм мин. Әтиебез безнең бөтен башлангычыбызны күтәреп ала, аны тормышка ашырырга ярдәм итә. Апаемның профессиональ фотограф булып китүендә дә әтиемнең роле әйтеп бетергесез. Алтын куллы, тәртипле, төгәл, гаять белемле, әниебезне, туганнарын, дәү әнине бөтен җаны-тәне белән яратып, кайгыртып яшәүче кадерле әтиебез – безгә зур үрнәк. Шундый әтинең кызлары булу – үзе зур бәхет бит! Әти хакын хаклый башлауның беренче адымы – әти кадерен, аның безнең өчен җан атып яшәвен, бөтенесен дә эшләвен аңлаудадыр.
Үзебезнең яхшы укуыбыз, тәртипле, тәрбияле булуыбыз, әти-әниләргә карата ихтирамлы булуыбыз, кулыбыздан килгән кадәр ярдәм итүебез белән әти-әни хакын хаклау башлана да инде. Гаилә йөген әти белән әни бергәләп тарта, шуңа күрә ата хакы да ана хакы белән бертигездер. Ата-ана хакын алар үзләре исән чагында хакларга өлгерсәк иде, кадерле кешеләребезне чын-чынлап кадерле итеп, хөрмәтләп, яратып яшәтә алсак иде, дип телим мин.
Гүзәл Вәлиева,
Иске Чүриле мәктәбе 7нче сыйныф укучысы