Кенәр юлында соры көртлекләрне машина таптап киткән, дигән хәбәр килгәч алар өчен борчылып йөри идем. Беркөнне үткәндә үзләрен очраткач шатландым. Дөрес, ишләре кимегән, әмма табигать мондый очракларны күздә тотып, үзенең җан ияләрен саклау чаралары күргән. Мәсәлән, шул ук соры көртлекләрнең бер пары гына да язга кадәр исән-имин кышлап чыкса, аларның саны ун тапкырдан да күбрәк артачак, бер ана көртлек 25–26 йомырка сала һәм чебиләрен үстерә.
Беркөнне күрше шалтырата, капка төбендә ун соры көртлек йөри, ди. Кары көрәлгән капка, гараж тирәсендә үләннәр чыккан, шуларны актарып җим эзләгән болар. Рәхәтләнеп ашасыннар, дип арпа алып чыгып сиптем.
Узган ялда түбәләр көрәдек, кыш буе сирәк күрешкән күршеләрне дә язгы якта ешрак күрә башлыйсың. Бакча арты күрше Әхәт белән очрашу – үзе бер гомер. Һәрвакыт шат күңелле, бөтен күршеләргә ишетелерлек итеп рәхәтләнеп көлеп җибәргәндә күңелләр күтәрелеп китә. “Быел песнәкләрне кыш буе ашаттым, абый да ашата аларны”, – диде ул кошлар темасына күчкәч. “Безнең ундүрт сыерчык оясы бар, март ахырында концертларын тыңларбыз”, – дим.
Песнәкләр дигәннән, озын кышлар алар өчен җитди сынау. Дөрес, быел артык салкыннар булмады, әмма югалтулар барыбер бар. Мин үзем генә дә быелгы кышта өч кошчыкның үле гәүдәләрен табып алдым. Көздән күпләп килә алар, язга сафлары сирәгәя. Моның сәбәбе ачлыктан гына дип әйтеп булмый. Минем үземнең җимлектәге азыкны өзгәнем юк. Кыш буе бер тукран көн саен тамак ялгап китте. Ул чыпчыклар даими “пропискада” инде. Хәзер алар кояш җылысында күмәкләшеп “концерт” куя.
Песнәкләр, чыпчыклар җәй дәвамында ике тапкыр бала үстереп кышкы югалтуларны тулыландыра.
Алда әле озын март ае. Безнең әти бу айны иң авыры, дия иде. Чөнки мал-туарга азык бетеп килә торган чак. “Ничек кенә апрельгә җитеп, малларны кара җиргә бастырасы”, – дигәннәре хәтердә. Бездән ерак түгел генә атлар абзары бар иде. Язгы якта алар да ачыга, күтәрәмгә кала. Хәлсезләнгән ат аякларына басып тора алмый башлый. Болай озаграк ятса тора алмаячак. Бау белән корсак астыннан күтәртеп “асып” куялар үзен.
Без малай чакта түбәләр салам белән ябылган иде. Азык беткәч әнә шул саламны ашата башлыйлар, күгәреп каткан булыр иде ул.
Бер газета укучыбыз шушы көннәрдә ялварып шалтыратты: “Кәҗәләремне ачка үтермәскә иде инде, – ди. – Үзем аяксыз калдым, ирем хастаханәдә, ике төргәк печән табып бирә күр, түләп алам мин аны, китереп кенә бирә күрсеннәр!”
Андый рәхимле кешеләр табылмый калмас, дип ышанам.
Бездән өлкәнрәк буыннарга язын басуларда черек бәрәңге, башак эзләү михнәтләрен дә кичерергә туры килгән. Бүгенге муллыкны күреп шөкер итәргә генә кирәк.
Ильяс Фәттахов