Геройларны барларга беркайчан да соң түгел

2022 елның 4 марты, җомга

Бактың исә, күршебездә генә, Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәтеп, орден-медальләр белән бүләкләнгән геройның гаиләсе яшәгән икән.

Очраклы рәвештә әлеге яңалыкны белгәч, миңа бик уңайсыз булып китте: авылыңның героен белмә инде, син, ә?! Тагын шуңа да уңайсыз: әтиләре сугышта һәлак булып, тормышларын очын-очка ялгап, көне-төне колхозда тир түккән гаилә булсалар да, ярдәм түгел, хөрмәт тә булмады бит аларга.

Безнең Кәче авылыннан, Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли: бер герой да, бер космонавт та чыкмаган. Әйе, мин шулай уйлап йөри идем. Ләкин, ялгышымны моңарчы билгесез герой документларына тап булгач кына аңладым. Космонавтлар чыкмаса да, геройлар чыккан икән бит. Орденлы кешеләребез дә күп: Нурислам Бариев, Рәүф Гыйльмиев, Галәү Җәләев, Яхъя Хәсәнов, Шәйдулла Абдуллин – “Кызыл Йолдыз” ордены кавалерлары. Без бу геройларны мәктәптә укыганда ук белә идек. Асыя Зиннәтова, Саимә Шакирова һәм Рәисә Ибраһимова – “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены кавалерлары.

Ләкин Закирҗан Шакирҗа-новның “Батырлык өчен”, медале, “Кызыл йолдыз” һәм “II дәрәҗә Ватан сугышы” орденнары кавалеры икәнен мәктәптә укыганда беребез дә белмәде, бу турыда авылда сөйләмәделәр. Исән-сау кайткан булса белерләр иде, әлбәттә. Авылдашларым Закирҗан абыйның кем нәселеннән, кайсы нигездән икәнен уйлап, мәкаләмне укып утыралар булса кирәк. Зыян юк, хәтерләрне бераз эшкә җигеп, сугыш корбаннарын барлап чыгу начарлыкка түгел – савапка булыр. Авылдашым зур батырлыклар күрсәтеп сугышкан, аларның бик азы гына түбәндәге документларда чагылыш тапкандыр:

“Приказ №03 по 215 стрелковому полку 179 стрелковой дивизии 92 стрелкового корпуса Первого Прибалтийского Фронта 12 февраля 1944 года. От имени Президиума Верховного Совета Союза СССР награждаю Медалью “За отвагу” сапера саперного взвода красноармейца Шакирзянова Закирзяна за то, что при выполнении боевой задачи в районе Гралева Витебского района Витебской области 15.01.44 года под сильным пулеметным огнем противника, совместно с красноармейцем Щадеко, проделал проход в проволочном заграждении противника, сняв 14 мин натяжного действия, чем способствовал успешному проведению силовой разведки” (кызганыч, документ тулысынча түгел).

Икенче бер документта – “Наградной лист”та Закирҗан Шакирҗановның батырлыгы турында түбәндәгеләр язылган: “Шакирзянов Закирзян красноармеец, сапер 215 стрелкового полка 179 стрелковой Витебской дивизии представляется ордену “Красная Звезда”. Год рождения 1909. Национальность татарин. Беспартийный. Участие в Отечественной войне с 1.08.41 года. Ранений не имеет. Призван Арским РВК, ТАССР. Награҗден медалью “За отвагу” пр. 03 от 12.02.44 года 215 сп. при переправе полка 24-25.06.44 г. через р. Западная Двина в районе д. Бакшишево, на подручных средствах переправил до 400 человек и 4 орудия, переплыв сам несколько раз в плавь. Достоин правительственной награды – ордена “Красная Звезда”. Командир 215 сп.подполковник Бастраков. 8 августа 1944 года”.

Командир Закирҗанның гаиләсенә дә Мактау хаты җибәрә. Ул анда Закирҗанның “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнүен хәбәр итә һәм хатын түбәндәге сүзләр белән бетерә: “...мы гордимся таким воином-героем и поздравляем Вас с его высокой правительственной наградой. Командир части Бастраков. 7 сентября 1944 года”. Күреп торасыз, командиры да бит, татар дип тормаган, егетебезне зур горурлык, ә гаиләсен зур хөрмәт белән искә алган.

Шуннан соң Закирҗан сугышуын дәвам итеп Литвага кадәр барып җитә һәм шунда икенче орденга лаек була. Чираттагы “Наградной лист” та түбәндәгеләр язылган:

“В ночь с 13 на 14 сентября 1944 года перед наступлением, во время строительства переправы через реку Лислупе тов. Шакирзянов под сильным огнем противника упорно работал над постройкой моста. Своим примером смелости и спокойствия воодушевлял остальных бойцов на выполнение поставленной задачи. Мост был построен в срок, переправа нашим наступающим бойцам была обеспечена, но в самый последний момент очередью из пулемета сразило отважного воина. Достоин правительственной награды ордена “Отечественная война II степени” посмертно. Командир 215 сп. подполковник Бастраков. 28 сентября 1944 года”.

Закирҗан 1944 елның 14 сентябрендә зур хөрмәт белән (извещениедә “похоронен отданем воинских почестей”, дип язылган) Латвиянең Право-Баусский уездында Юм авылында җирләнә.

Илен саклап үзен аямыйча сугышкан авылдашыбыз – татар милләтенең горурлыгы булырдай герой. Ә авылда аны белүче дә юк. Урыс милләтеннән булса, “Советлар Союзы Герое” исемен дә биргән булырлар иде, бәлки. Ләкин эш анда түгел: нигә герой бик тиз онытылган? Нигә мәктәптә безгә ул герой турында сөйләмәделәр. Гаиләсен булса да авыл Советында яки колхозда искә алучы булдымы икән? Ярдәм булмаса, хөрмәте булса да күңелләре булыр иде. Иренең геройларча һәлак булуына исе китмәгәндер, шулай булырга тиеш, дип кенә уйлагандыр ул ана. Башын иеп көне-төне эшләвен белгән, бар теләге – кешеләр алдында ким-хур итмичә балаларын аякка бастыру булган аның. Бер ул гына түгел, ирен һәм өстәвенә өчәр-дүртәр улларын югалткан аналар да бар иде авылыбызда. Аларның да балалары бернинди дә ярдәм күрмичә, ачлы-туклы яшәп, бала вакыттан ук колхоз эшендә чиләнеп, кимсенеп үскәннәр. Шул сәбәпле укый алмаганнар, тормышларын зур авырлыклар белән башлаганнар, күпләре бәхет эзләп чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр булган.

Сугыш беткәнгә инде ничә еллар. Елның-елында Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәбез. Иң зур бәйрәмебез – сүз дә юк. Шул ук вакытта, 77 ел буена үзебезнең геройларыбызны барлап бетерә алмаганбыз. Әйдәгез, хәтерләребезне яңартыйк, эзләник, сугыш корбаннарын кабат барлыйк. Сугыш елы аналарының һәм балаларының күңелләрен күрергә соңга калсак та, геройлар тарихын яза башларга беркайчан да соң түгел.

Фоат Закиров, Кәче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International