Узган шимбәдә “Арча” спорткомплексында район беренчелегенә волейбол турниры узды.
Уеннарда 6 команда катнашты: Арчаның яшьләр һәм ветераннар, Әтнә, Биектау, Кукмара, Шәмәрдән командалары.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган волейбол ярышлары “КСМ” ширкәте призларына оештырылган иде. Традицион ярышлар инде 10 ел оештырылып килә. Турнирның иганәчесе – Арчаның “КСМ” ширкәте. Ширкәтнең җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев сүзләренчә, ярышларның максаты – әлеге спорт төрен үстерү һәм популярлаштыру. “Безнең районда волейбол белән күп кеше шөгыльләнә. Яшьләр арасында да кызыксынучыларның күп булуы куандыра. Бу ярышлар безнең өчен зур бәйрәм”, – диде ул.
Ярышларны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде, турнирга өлешен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткереп, командаларга уңышлар теләде. Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин уеннар башланыр алдыннан ихлас теләкләрен җиткереп, Коръән сүрәләрен башкарды. Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов турнирны алып барды.
Биш сәгатьтән артык барган ярышлар Шәмәрдән командасының җиңүе белән тәмамланды. Икенче урында – Кукмара, өченче урында Арчаның яшьләр командасы, ә дүртенче урында – Биектау волейболчылары. Җиңүче командаларга грамота, кубок һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, аерым уенчылар яхшы уен күрсәткәннәре өчен кубок һәм грамоталар белән бүләкләнде. Алар – Арча командасыннан Рамил Халиков, Кукмара командасыннан Әмир Гатауллин, Шәмәрдән командасыннан Илназ Нәҗметдинов.
Гөлнур Миннебаева