Истәлекле хоккей уены

2022 елның 4 марты, җомга

Традицион рәвештә берничә ел рәттән оештырылып килүче Яңа Кенәрдәге хоккей турнирының быелгысы 20 февральдә узды. Яңа Кенәр, Шушмабаш, Субаш Аты, Хәсәншәех, Зур Сәрдек (Кукмара), Аш Буҗи (Кукмара) командалары үзара көч сынашты. 

Әлеге хоккей ярышлары Яңа Кенәр егете Ирек Сибгатуллин истәлегенә багышлап 2013 елдан бирле оештырыла. Ирекнең дуслары, авыл яшьләре җыелып аны әнә шулай искә алып, көнне спортка багышлыйлар.

Якшәмбе көн узган ярышлар да иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр дәвам итте. Алты команда үзара көч сынашты. Уенчыларны җил дә, урыны-урыны белән котырып явып алган кар да туктатмады. Ял вакытларында тукланып алырга уенчыларга һәм җанатарларга ачык һавада пылау, кайнар чәй әзерләнде. Теләгән һәркем сыйланды. 

Турнирны районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов һәм Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин ачты. “Яңа Кенәр кубогына уздырылган әлеге уеннар бик мөһим һәм кирәкле. Районкүләм ярышлар күп, менә шулай авыл яшьләренең берләшеп спорт уеннарын күтәрүләре аерым хөрмәткә лаек”, – дип, турнирны дәвамлы иткәннәре өчен Ильяс Габделгазизов Яңа Кенәр егетләренә мактау сүзләрен җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы килгән һәр командага рәхмәт әйтеп, матур уеннар теләде.

Кызу уеннардан соң, боз хуҗалары барлык көндәшләрен дә отып, турнирның кубогына ия булдылар. Икенче урында Хәсәншәех командасы, бронза  Шушмабаш командасында. Яңа Кенәрнең хоккейчы егетләрен котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International