Батырлык үрнәге син – Муса Җәлил

2022 елның 4 марты, җомга

Арчаның “Чишмәкәй” 10нчы балалар бакчасында ел саен февраль аенда герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе оештырыла.

Быел ул “Батырлык үрнәге син – Муса Җәлил” исеме белән викторина буларак узды. Анда мәктәпкә әзерлек төркемнәреннән “Акбайлар” һәм “Пескәйләр” командалары катнашты. Балалар Муса Җәлилнең тормыш юлы турындагы сорауларга җаваплар таптылар, өзекләр буенча шигырьләрне таныдылар, мәкальләр белүдә көч сынаштылар. Әсәрләре буенча рәсем ясадылар, авторның шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Муса Җәлил исеме, аның батырлыклары халкыбыз күңелендә онытылырга тиеш түгел. Нәниләребез аның геройлыгы белән рухланып, туган илләрен яратучылар булып үссеннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International