Җәлил укулары

2022 елның 4 марты, җомга

17 февральдә Казанда IV Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең йомгаклау Гала-концерты узды.

Муса Җәлил иҗатын төрле телләрдә яңгыраткан һәм җиңү яулаган Россия Федерациясенең 38 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килгән җиңүчеләр арасында безнең районыбыз укучылары булуы да сөендерә. Апаз урта мәктәбе укучылары Гөлфия Галәветдинова “Фронтовиклар татар телендә” номинациясендә 1 урын, Роза Минҗанова “Җәлил дөнья халыклары телендә” номинациясендә 2 урын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International