Район балалар китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем – иң матур тел” исемле әдәби уен узды.
Чарага 3нче номерлы мәктәпнең 2 “Б” сыйныфы укучылары чакырылды.
Алар татар язучыларының шигырьләрен сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Тәрҗемәчеләр булып уйнау аларга бигрәк тә ошады. Шулай ук балалар татар телендә чыга торган “Салават күпере”, “Сабантуй” журналларындагы кызыклы рубрикаларда басылган мәкаләләр белән дә таныштылар. Сүз байлыгын, фикерләү тизлеген үстерүгә ярдәм итә торган уеннарда бик теләп катнаштылар. Бәйрәм чарасы “Туган тел” җырын күмәкләшеп башкару белән тәмамланды.Туган телеңне онытма!