23 февральдә республика ветеринария хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендә Арчага килделәр.
Район ветеринария берләшмәсендә кунаклар, район башлыгы Илшат Нуриев катнашында берләшмәнең элекке җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы Ринат Фәйзрахманов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Соңыннан ветеринария хезмәткәрләре стадионда чаңгыда узыштылар.
Ильяс Фәттахов