Сезне якынлашып килүче 8 Март – назлылык, мәхәббәт, игелек һәм яз бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!
Хатын-кыз үзе дә күп ягы – сабырлыгы, матурлыгы, хислелеге, шатлыклы тойгылар байлыгы белән язга охшаган. Сез дөньяны ярату һәм күңел җылысы белән тулыландырасыз, игелекле гамәлләргә һәм күркәм эшләргә дәртләндерәсез.
Хатын-кыз булу – югары миссия. Нәкъ менә яхшылыкта һәм шәфкатьлелектә бөтен кешелек дөньясының чын рухы ачыла. Хатын-кыз образы һәрвакыт ана мәхәббәтенең, тынычлык һәм гаилә иминлегенең гәүдәләнеше булды һәм шулай булып кала. Сез гомер бүләк итәсез, үзегезнең мәхәббәтегез, ярдәмегез һәм кайгыртучанлыгыгыз белән җылытасыз. Сез – ирләрне рухландыручы төп көч, туг-рылыклы тормыш терәге һәм булышчы.
Бүген тормышның хатын-кыз эшләмәгән бер генә өлкәсе дә юк, чөнки һөнәрләрне тылсымлы елмаюлар, кайгыртучан куллар һәм битараф булмаган хатын-кыз йөрәгеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.
Сөекле хатын-кызларыбыз! Әлеге бәйрәм көнендә сез мактау һәм җылы сүзләрне күп ишетерсез һәм аларның берсе дә арттыру булмас. Сезнең өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек хакимлек итсен, ә сезнең тормышыгыз кайгыртучанлык һәм хөрмәт белән җылытылсын. Сезгә күңел тынычлыгы һәм бәхет телим! Яңа яз сезгә шатлык һәм теләкләрегезне тормышка ашыруда уңышлар алып килсен.
Бәйрәм белән!
Муниципаль район башлыгы
И.Г.Нуриев