Матур безнең Сабантуйлар!

2013 елның 11 июне, сишәмбе
Матур безнең Сабантуйлар!
Шимбә көнне авылларда узган Сабантуйларда район Советының, башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Һәркайда сабан батырларын, хезмәт алдынгыларын олыладылар, көрәш батырларын ачыкладылар. Курса Сабантуенда муниципаль район башлыгы Алмас Назиров хуҗалыкның Сабан батыры Мөдәрис Гыйбадуллинга махсус алып килгән бүләген тапшырды.
Камиллекнең чиге юк, диләр. Бу сүзләр елдан–ел матурлана барган Арча Сабантуена бик тә туры килә. Быелгы милли бәйрәмебез искиткеч ямьлелеге, оешканлыгы, гаять бай программасы, кунаклар күплеге белән истә калыр.
Мөхтәрәм кунакларны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров каршы алды. Елдагыча илнең төрле почмакларыннан, хәтта чит илләрдән дә кайткан алар. Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм ми-нистры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Төркиянең Әнкара университеты профессоры Гаяз Акчура, “Гамма” холдинг генераль директоры Фуат Тишим (Төркия), К.Тинчурин исемендәге Казан дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, “Татнефтепродукт” холдинг компаниясе генераль директоры Рөстәм Сабиров, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, “Сервис–агро” ширкәте генераль директоры Габделхәй Кәримов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының әйдәп баручы белгече Наил Сабиров, “Ак барс холдинг” җәмгыяте генераль директоры киңәш-чесе Җәүдәт Гафаров, галим, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәре Максим Акчурин, Төркиядән тарихчы Мостафа Тәфгали, ТР халык артисты Шамил Әхмәтҗанов, республика клиник хастаханәсе бүлек мөдире Илнур Зәйнуллин, галим, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Зыятдинов, Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәре хакимиятенең идарә җитәкчесе Марина Питлюгина һ.б. Алар һәммәсе Арча Сабантуе бизәкләренә, андагы гүзәллеккә таң калып йөрделәр.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров бар халыкны бәйрәм белән котлады һәм район Сабантуен ачык дип белдерде. Районның узган елгы Сабан батыры, “Кырлай” ширкәте механизаторы Илгать Нурисламов һәм 2012 ел район Сабантуеның абсолют батыры Радил Шаһисламов Сабантуй флагын күтәрәләр. Бәйрәм салюты игълан ителә.
Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде. ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров тәбрикләде. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Россия Олимпия комитеты генераль секретаре Марат Бариев та арчалыларга бәйрәм котлавы җибәргән. Тәбрикләүләр күп булды бу көнне.
Мөхтәрәм кунаклар, гадәт буенча, колгага бәйрәм сөлгесе бәйләде.
Мәйданга бәйрәмчә бизәлгән җигүле атлар керә. Аеруча дулкынландыргыч мизгелләр бу. Рәхмәт сезгә, иренмәс җаннар, шундый бүләгегез өчен! Быел алар — егерме! Барыгыз да тырышкансыз, халык күңелен күрү өчен ерак араларны үтеп килгәнсез. Һәр бәйгедәге кебек, монда да үз җиңүчеләре бар. Апаздан Риназ Зәйнуллин — беренче, Хәсәншәехтан Равис Мөхәммәдиев — икенче урында. Өченчеләр дүртәү — Яңа Кишеттән Җәмил Ногманов, Курса–Прочмактан Хәлил Хәсәнов, Божадан Таһир Галимуллин, Түбән Курсадан Җиһангир Галимҗанов.
Халык хуҗалыкларның сабан батырларын, хезмәт алдынгыларын, җиңү яулаган җитәкчеләрне, белгечләрне, гаилә фермаларын, терлекчеләрне кул чабулар белән каршы алды. Аларны муниципаль район башлыгы Алмас Назиров тәбрикли, бүләкләр тапшыра.
Быел иң яхшы авыл җирлеге башлыгы исеменә Урта Курса авыл җирлеге җитәкчесе Рәмзия Вафина лаек булды.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров быел Арча районының Шәрәфле гражданины исеменә лаек булучыларга таныклыклар, бүләкләр тапшырды. Төрле кон- курсларда җиңүчеләр дә бүләк алды.
Район Сабантуенда җирлек башлыкларына җиңел машина тапшырыла. Быел Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Ядкәр Мөхәммәдиев шундый бәхеткә иреште.
Бәйрәм мәйданында районыбыз һәвәскәрләренең “Сабантуй манзарасы — җитезләр тамашасы” күренеше башланып китте.

Бие, җырла, уйна, көл
Районыбызны иңләп Сабантуйлар үтте. Үз артыннан шатлыклы мизгелләр, җыр–бию, уен–көлке дә ияртә алар. Нәкъ менә җыр–биюне үзәккә куючы бәйрәм инде ул. Үзеңнең нигә сәләтле булуыңны күрсәтер өчен дә менә дигән форсат. Гадәттә, алар халык талант-ларын ачарга да ярдәм итә. Арча сабантуенда бу бигрәк тә сизелә. Чөнки биредә, үзәк сәхнәдән тыш, мәйдан тирәли тагын берничә сәхнә эшли. Һәм аларда үзеңнең осталыгыңны эшкә җигәргә дә, башкаларның сәләтенә сокланырга да мөмкинлек бар.
Елдагыча, район Сабантуенда быел да балалар һәм өлкәннәр өчен аерым сәхнәләр булдырылган иде. Анда районның талантлы һәвәскәрләре дә, беренче тапкыр чыгыш ясаучылар да, кайткан кунаклар да рәхәтләнеп җырлады, биеде, шигырьләр сөйләде. Тагын бер урында русча җырлар башкаручы рок–төркем дә халыкның күңелен күрде.
Быел Арча Сабантуе җыр–моңга аеруча бай булды. Сабантуйны ямьле итеп уздыруга республиканың сәхнә йолдызлары да өлеш кертте. Ә Башкортстанның гына түгел, Татарстан халкының да яраткан артисты Фидан Гафаровның, якташларыбыз Шамил Әхмәтҗанов, Рөстәм Закиров, Рәфинә Ганиуллиналарның, шулай ук Равил Харисов, Люция Мусина, Гөлназ Гафурова, Фәридә–Алсу, “Казан” бию, “Казан нуры” инструменталь ансамбльләренең чыгышлары бәйрәмне тагын да матурлады.
Һәрвакыттагыча, мәйданга керүче халыкны сул якта бизәлгән сәхнәдә Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм күңелләре белән мәңге яшь ветераннарыбыз каршы алып, көне буе кунакларга күтәренке рухлы җыр–моңнарын бүләк итте, төрле уен–бәйгеләр оештырдылар. Күңелләре белән гел 18дә калып, тормыштан тәм табып яшәгән өлкәннәр белән ничек горурланмыйсың?!
Сабантуй мәйданы быел кунакларны сюрпризлар белән каршы алды. Әле капкадан кергәнче үк үзенчәлекле чәчәк клумбалары күзне иркәли, ә эчкә кергәч, аларның төрле рәвештә булулары гаҗәпләндерде дә, сокландырды да. Уң якта тагын искиткеч күренешләр. Әнә, район мәгариф идарәсенең мәктәп коллективлары үзләренә бер ишегалды биләп алганнар да, күп төрле камыр ризыклары, кайнар чәй тәкъдим итеп кунакларны сыйлый. Шул арада сәхнәдә балаларның җырлары яңгырый. Көне буе мәктәпләрнең сәләтле укучылары җырларын багышлап, күпләр күңелендә Сабантуй мизгелләре озак саклансын өчен тырышты. Мәктәпләрнең сый–хөрмәтеннән соң һәркем күзләрне камаштырырлык сары бүрәнәләрдән торган, йөзлекләре челтәрләп бизәлгән нур чәчеп торучы йортларга ашыкты. Мәһабәт йортларда гореф–гадәтләр, борынгы көнкүреш җиһазлары, теләүчеләрне чәй табыны көтеп тора. Беренчесе — татар йорты. Биредә Ташкичү авыл җирлеге ветераннары каршы алды һәм “Сөлге агарту” фоль-клор күренешен тәкъдим итте. Икенчесе — рус йор- ты. Аны милли йолаларга туры китереп, Иске Чүриле авыл җирлеге бизәгән, аларга “Рус җыры” ансамбле дә ярдәмгә килде. Йорт-тагы җиһазларның күбесе Иске Чүриле Мәдәният йорты директоры Елена Миннекәева хуҗалыгыннан, аның әби–бабасыннан сакланып калган әйберләр. Яңасала һәм Сәрдәбаш авылы мәдәният йортлары коллективлары керәшен йортын бизәгәннәр. Яңасаланың “Көмеш чулпы” ветераннар ансамбле чыгышы да йортка ямь бирде. Мари халкының милли үзенчәлеген искә алып бизәлгән йортта Шурабашның “Шишор” ансамбле каршы алды.
Балалар өчен дә аерым мәйданчык бар иде. Балалар бакчалары тәрбиячеләре нинди генә кызыклы бәйгеләр оештырмаган! Нәниләр өчен дә чын Сабантуй булды ул: йомырка кабып та йөгерделәр, капчык киеп тә чаптылар, таяк та тартыштылар һ.б., кыскасы, рәхәтләнеп ярыштылар.

Рәхәтләнеп бәйрәм иттек
Бу бәйрәмнең исеме дә туй, Сабантуе. Димәк, җырлап, биеп, уйнап–көлеп күңел ача торган көн. Ә безнең халык җиң сызганып эшли дә, рәхәтләнеп бәйрәм дә итә белә. Шуңа әнә көне буе мәйдан чалт иткән кояшлы матур көнне шау чәчәкле болыннан мул “уңыш” җыеп кайткан умарталар оясыдай гөжләп торды. Ул мәйдан уртасында барган тамаша, филармония артистлары концертын әйткән дә юк инде! Монда сүз үзешчәннәр, моңга гашыйклар, йөрәк түрендәге хисләрне уңайлы мизгелләрдән файдаланып башкаларга җыр аша җиткерергә теләүчеләр турында бара. Мәйданны бер әйләнеп чыгарга уйласаң, көт тә тор, ике–өч сәгать вакытың үтә дә китә. Чөнки атлаган саен концерт, күңел ачу чарасы. Бер кырыйда, елдагыча, Арча сәнгать мәктәбе сәхнәсе. Тирә–юнен балалар һәм, әлбәттә инде, аларның чыгышларын мөкиббән китеп, горурланып карап торган әти–әни, әби–бабай, апа–абыйлар әйләндереп алган. Бер–бер артлы сәхнәгә чыккан яшь талантлар чыгышы кемгә генә ошамый икән! Үзләре кеп–кечкенә, ә сәхнәдә чын артистлар, диярсең, җир җимертеп бииләр дә, тирә–юньне яңгыратып җырлыйлар да. Шулай да төп рольне сәнгать мәктәбе яшь үзешчәннәре биләве һәркемгә мәгълүм. Анда тәрбияләнүчеләр Сабантуйның гына түгел, районда үткән һәр чараның бизәге, дисәк, ялгышмабыз.
Бераз киткәч, оялчан кунак кыз кебек, агачлар арасында яшеренеп кенә урнашкан икенче сәхнәгә тап булдым. Яшеренгән, дигән булам, җыр сөючеләр сәхнәгә чыгып талантларын күрсәтергә мөмкин булган урынны күзне бәйләп тә эзләп таба. Хәбәр бирү генә җитте, сәхнә тирәсенә халык җыелды. Ә чыгыш ясаучыларга килгәндә...Әйе, бай безнең Арча төбәге талантларга. Егет һәм кызларыбызга безнең якның саф һавасы, челтерәп аккан чишмә сулары, якты кояш нурлары көчле аһәң, моң бирәдер, күрәсең.
Бәйгеләр дә оештырылды биредә. “Нечкәбил” һәм “Игезәкләр” бәйгеләрендә катнашучылар, чыннан да, кашыкка салып суырып йотардай гүзәлләр һәм сылулар. Конкурста катнашу өчен махсус әзерләнеп килгән игезәк кызлар Фирүзә һәм Илүзә Мостафиналар белән бәйге алдыннан очрашып, үзләрен фоторәсемгә дә төшерергә өлгердек. Җанатарлары — әниләре. Хәер, озакламый йөрәге түзмичә әтиләре дә килеп җитте.
— Без Утар Атыдан. Гаиләдә 5 бала. Игезәк кызларыбызга бүген җиңү генә телибез, — ди Гөлсем ханым.
Башкалар бәйрәм иткәндә, бәйгедә җиңү өчен көрәшергә килгән һәр кешегә уңышлар теләп, мәйдан тирәли сәяхәтне дәвам итәм. Тик ерак китеп булмады, тагын бер сәхнәгә юлыктым. Вокаль–инструменталь ансамбль чыгыш ясый. Кемнәр икән? Кызыксынып сәхнә тирәли йөри торгач, Ринат Гәрәевны очраттым.
—Болар — безнең варислар, Арча педагогика көллиятенең Эдуард Прахов җитәкчелегендәге “Палата №606” төркеме һәм диджей Руслан Сираҗиев. Башта яшьләргә юл бирдек. Алардан соң өлкәннәр, ягъни без — “ИТР” (“Илдус, три Рината”) чыгыш ясаячак, — дип аңлатты ул.
Алда концертларга тукталдык. Ә уеннар? Санап бетерлек түгел. Һәр Сабантуйга хас йомырка салынган кашыкны авызга кабып, суы тулы чиләк–көянтә белән, аякка капчык киеп йөгерүләр, бүрәнәдә капчык сугышы һәм башкалар. Агачка кадак та кактылар. “Гаҗәп, бүген берәү дә чүкеч белән бармагына сукмый әле”, — дип шаяртты алып баручы да. Ә нәрсә гаҗәпләнергә, төзелешләр гөрләп торган район халкы шулай күзне бәйләп тә кадак кага белергә тиеш!
Балалар өчен дә адым саен “кызыктыргычлар” куелган. Квадрациклларда, понида йөрү дисеңме, биек–биек “йомшак таулардан” (батут) шуып төшү, батутта сикерү дисеңме... Дөягә кадәр алып килгәннәр.
Спорт уеннарына да зур урын бирелгән. Мәйданның бер башында гер күтәрәләр, өстәл теннисы, өстәл хоккее уеннарында катнашалар. Теннис кортында зур теннис буенча беренчелек өчен көрәшәләр. Футбол, волейбол, баскетбол, җиңел атлетика һәм башка спорт төрләрен үз итүчеләргә дә көч сынау өчен мөмкинлек бар иде.

Атлар килә!
Сабантуеның иң күңелле мизгелләре — мәйданга атлар кереп, халык алдында, күрдегезме мине дигәндәй, горур атлап, уйнаклап, башны югары чөеп, чабышка чыгып китүләре. Бу малкайларга, аларның хуҗаларына, җайдакларга һәм, әлбәттә, тамашачыга дулкынландыргыч халәт.
Ат чабышын халык ярата карарга. Шуңа да җанатарлар төп мәйданнан аерылып, ипподромга юнәлде. Хәзер уңайлы, каядыр басуга ат чабышын карарга чыгып китәсе юк. Казансу елгасы буенда, барысы да күз алдында. Атларның да тоякларына уңайлы, чабу юлына ком түшәлгән. Яңгырдан соң сулар җыелып, шунда атлар таеп егылган, җайдагы, малкае пычракка батып беткән чаклар да булды. Ә хәзер бар да заманча. Чистартылмаган, әзерлексез авыр эш атларының ярышларда катнашканнарын да күргән бар. Бүген һәр атка, сөбханалла, күз тимәсен дия–дия, җайдагы кем, ни атлы, каян килгән—барысын да беләсе килеп, сокланып карыйсың.
Ярышларны чиста токымлылар ачып җибәрде. Берсеннән–берсе көчле атларның узышуын каравы үзе бер могҗиза. Саба, Теләче, Питрәч җайдаклары борынына безнекеләр чиртте. “Ак Барс–агро” ширкәтенең 7 яшьлек атына (җайдагы Олег Семенов) тиңнәр булмады! Питрәч аты икенче булып финиш бирде. “Кырлай” агрофирмасы”ның 6 яшьлек атында (җайдагы Радик Гарифуллин)— өченче күрсәткеч.
Ярым чиста токымлыларда узышучылар арасыннан электән билгеле, данлыклы җайдакларны күрергә тырышабыз. Әнә, Айван авылыннан 57 яшьлек җиңел гәүдәле Исмәгыйль Яхин. Бу юлы да сынатмады, финишка 3нче килде! Яңасаладан Айрат Сафинның атлары да ярышларда иң көчлеләр исәбендә. Улы Рузил 2нче нәтиҗәне күрсәтте! “Ак Барс–агро” ширкәтенең 4 яшьлек аты көндәшләрен шактый калдырып, финишка беренче килде. Аның җайдагы Олег Семенов кызыл күлмәктән әллә каян күренеп торды.
2 яшьлек атлар арасында аерым ярыш оештырылды. Алар чиратта өченче булып стартка җыелды. Күрче, Арчадан Рамил Рәхмәтуллинның каракучкыл озын торыклы биек атын җанатарлар “моңа җитүче булмас!” дип, тел шартлатып, стартка озатты. Һәм, чыннан да, өметне аклады, “Фрегат” атлы малкай финишка беренче килде! Җайдагы—Рамилнең улы Рәмзил.
Көектән Рәсим Шәрифуллин да атлар белән мавыга. Татар канындагы борынгыдан килгән атка мәхәббәт соңгы елларда көчәя генә бара. Рәсим ялтырап торган каракучкыл атын (җайдагы—улы Илфир), нокта бавын кулыннан ычкындырмыйча, көчкә тыеп, финишка озата барды. Кулдан ычкындырсаң, каны уйнап торган яшь ат, секундында алга ыргыласы. Ниһаять, аргамакның ташып торган энергиясенә ирек бирелде, ул лачындай алга очты, 2 яшьлек атлар арасында Рамилнекеннән кала ул икенче килде. Рәсимнең икенче улы Илмир да чабышта катнашты.
Җирле атларга аерым старт бирелде. Яшьтән ат җене кагылган Арчада яшәү-че Салават Бикбаев быел үз атында ярышты. Без аны Рамил Рәхмәтуллин атларында чабып, үзен оста җайдакчы буларак танытканын, призлы урыннарны алганын беләбез. Шәһәр фатирыннан күчеп, үз йорт-лары белән яши башлагач, иң беренче эш итеп алар нәкъ заманча ипподромдагы кебек атка торак ясап куйдылар, нәселле тай сатып алдылар. Солыны бал, патока белән ашатып, Сабантуйга әзерләүләре генә дә ни тора. Җирле атлар арасында “Магнолия” 3нче нәтиҗәне күрсәтте! Алда тагын да зур җиңүләр буласына ышанабыз.
Җирле атлар арасында “Кырлай” агрофирмасы”ннан 5 яшьлек “Йолдыз”га тиңнәр булмады. Җайдагы—Владислав Мынов. Аның артыннан шушы ук хуҗалыктан “Пафос” финиш бирде. Җайдагы—Рөстәм Зарипов. Аның бертуганы Рүзәл 2 яшьлек атлар чабышында малкае белән финишка өченче килде. Яңа Кырлайда унлап мәктәп укучысы “Кырлай” агрофирмасы”нда атлар белән кызыксына. Афәрин, егетләр, Сабантуена атларны әйбәт әзерләп килгәнсез!
Ярышта барысы 25 ат катнашты. Рәхмәт, матур ярыш күрсәттеләр. Киләсе Сабантуйларда тагын да көчлеләрне күрергә насыйп булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International