28 февральдә район Советының чираттан тыш 16нчы утырышы булды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.
Утырышта район тормышына кагылган хокукый актларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карарлар кабул ителде. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.
Соңыннан район башлыгы Илшат Нуриев сайлау кампанияләрен әзерләү һәм үткәрүдә уңышлы эшләгән кешеләргә бүләкләр тапшырды.
Республикада “Татарстан Республикасында федераль өстәмә финанслау шартларында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы гамәлдә. Торак бәясенең 35 проценты күләмендә кире кайтарылмый торган дәүләт субсидиясен быел районнан ике гаилә алачак.