Наласада туган сугышчыларның берсе

2022 елның 12 марты, шимбә

Беркөнне редакциягә Түбән Мәтәскәдән Нурзидә Гафиятуллина килде.

“Кайнатам Нурулла Гафиятуллин турында сөйләргә килдем, – диде ул. –  “Арча хәбәрләре” газетасының 4 февраль санында “Алар да бит безнекеләр” дигән язма басылып чыкты. Менә шул исемлектән кайнатамны таптым бит мин. Шул хәбәрне әйтергә дип килдем. Гафиятуллин Нурулла Гафиятулла улы, 1917 елда туган, Арчадан алынган, дип язылган анда”. “Газетаны игътибар белән укып барасыз икән?” – дим. “Район газетасын бөтен хәрефенә кадәр укып барам мин”, – дип шаккатырды Нурзидә ханым.

– Кайнатаң сугыштан исән-сау кайттымы?

– Әйе, сугыштан исән-сау кайтты. Менә аның язып калдырган автобиографиясе дә бар.

Бергәләп автобиографияне укыйбыз.

“Мин, Гафиятуллин Нурулла, 1917 елның 14 августында Арча районы Наласа авылында ярлы крестьян гаиләсендә тудым. 1920 елда әти үлгәч, әни мине балалар йортына бирә. 1925 елда әни мине балалар йортыннан алып, Донбасска алып китә. Донбасста 1929 елга кадәр яшибез. 1929 елда үзем белән бертуган апам Түбән Мәтәскәгә кияүгә чыккач, әни белән без дә Түбән Мәтәскәгә кайттык. 1930 елда колхозга кердек һәм мин 1938 елга кадәр колхозда төрле эшләрдә эшләдем. 1932-1933 елларда хуҗалык көтүе көттем. 1935-1936 елларда Донбасста эшләп кайттым. 1938 елның сентябрендә армия хезмәтенә алынып, 1946 елга кадәр Ерак Көнчыгыш чигендә хезмәт иттем. 1945 елда Япония самурайларына каршы көрәштә булдым. Хөкүмәт биргән бүләкләрем дә бар. 2нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, “Хәрби хезмәттә күрсәткән батырлыклар өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләндем. Өлкән сержант дәрәҗәсендә взвод белән командалык иттем. 1943 елда партиягә кердем. 1946 елдан шушы көнгә кадәр колхозда эшлим. 1989 елның 19 феврале”.

– 1989 елны әти 72 яшендә вафат булды. Акыллы, уенчан, гади, ачык күңелле кеше иде, – дип сөйләде Нурзидә ханым иренең әтисе турында. – Ул минем әти Шакирҗанның дусты да иде. Кайнанам Саймә әни белән бергә 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Саймә әни дә бик зирәк хатын иде. Мин аларга 1976 елда килен булып төштем. Ирем Нурислам хәрби кеше. Шуңа да Калининград, Куба, Германиядә яшәргә туры килде. 1990 елда Түбән Мәтәскәгә кайттык. Төп йортта олы уллары Фидаил абый белән аның хатыны Роза апа гомер итте. Алар мәрхүм инде. Балалары кайтып йөри. Фидаил абый тракторда, Роза апа терлекчелектә эшләде. Кайнатам Нурулла әти колхозда хисап эшләрен алып барды. Ревизор да булды. Безнең өйдәге музейда аның счеты да тора әле.

– Сезнең өйдә музей да бармыни?

– Әйе, элеккеге әйберләрне ташларга кызганыч, алар истәлек тә, тарих та бит.

...Нурзидә ханым олы ихтирам белән иренең әти-әнисен, туганнарын искә алды.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International