Үткән якшәмбедә Арчаның Боз сараенда Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей ярышлары үткәрелде.
Арча, Саба, Балтач, Кукмара, Питрәч, Мари Иле командалары – барысы 6 команда очрашты. Ярышлар иртәнге сәгать 9да башланып китте. Иң башта бозга Арча ветераннар командасы белән Саба командалары чыкты. Уен каты барды. Арчалар сабаларны 6:1 исәбе белән җиңде.
“Шәрык” мәчете имамы Ильяс Дөлкәрнәев Фәнил Гарәфиев рухына догалар багышлады.
Ярышта катнашучыларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде һәм уңышлар теләде. Фәнил Гарәфиевның улы Фәнис тә чыгыш ясады.
Уеннар кичке сәгать 4ләргә кадәр барды. Беренче урынны Кукмара командасы яулады. Икенче – Мари Иле, өченче урынны Арча командасы алды.