Арча көрәшчеләре 3нче урын яулады!

2022 елның 12 марты, шимбә

Узган атнада 17-18 яшьлек егетләр “Татарстан яшьләре” призына көрәштеләр. Ярышлар Казанда “Тулпар” спорт комплексында барды.

Ярышта Арча районыннан менә кемнәр катнашты: Ашытбаштан Райнур Фәйзрахманов, Кышкардан Ранил Хәйретдинов, Лесхоздан Илназ Әскәров, Ленар Әүхәдиев, Арчадан Динияр Моратов, Ралиф Сәләхетдинов, Салават Абдеев, Иске Чүриледән Артем Пет-ров, Яңа Кенәрдән Адел Сингатуллин.

Беренче көнне, үткән шимбәдә, шатлыклы хәбәрләр килеп иреште.  Тренер Илшат Һидиятов: “Егетләр, күз тимәсен, әйбәт көрәштеләр. Соңгы нәтиҗәләр иртәгә билгеле була”, – диде. Тренер Марат Сәлахов белән дә элемтәгә чыктык. Кәефләре әйбәт. “Яңа Кенәрдән Адел Сингатуллин 3нче урынны алды, – дип сөйләде ул. – Тренеры Ирек Сафиуллин. Арчаның 6нчы мәктәбеннән Салават Абдеевта шулай ук 3нче урын. Тренеры Илшат Фазылҗанов һәм Фәнил Һидиятуллин. Иртәгә өч көрәшче финалда көрәшәчәк. Ашытбаштан Райнур Фәйзрахманов, Арчадан Динияр Моратов һәм Лесхоздан Илназ Әскәров. Уңышлар телибез егетләргә. Әлегә нәтиҗәләр шундый”.

Икенче көнне, якшәмбе көнне, көндезге сәгать 12дән соң “Арча” спорт комплексы инструктор-методисты Фәгыйлә Борханова белән сөйләштек. Нәтиҗәләр инде билгеле иде. Арчадан Динияр Моратов үз авырлыгында (80 кг) чемпион калды, тренерлары Илшат Фазылҗанов, Фәнил Һидиятуллин – дип сөйләде ул. – Райнур Фәйзрахманов (55кг, тренеры Марат Сәләхов), Илназ Әскәров (75кг, тренеры Илүс Әскәров), Салават Абдеев (90 кг), Адел Сингатуллин (110 кг, тренеры Ирек Сафиуллин) үз авырлыкларында 3нче нәтиҗәне күрсәттеләр. Арча командасы өченче урынны алды! Молодцы, егетләр! Без сезнең белән горурланабыз!”

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International