Көне шәп булды!

2022 елның 12 марты, шимбә

Көннәр матур тора. Шундый кояшлы көннәрнең берсендә район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы хезмәткәрләре Арча стадионына җыелды. Чаңгы ярышына. “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында уку елы дәверендә алар төрле спорт ярышларында катнашалар,  “Хәрәкәттә – бәрәкәт” дигән девиз белән яшиләр.

45 башлангыч профсоюз оешмасыннан 176 кеше катнашты. Ярышлар 40 яшькә кадәр һәм 40 яшьтән соң – ике яшь категориясендә алып барылды. Хатын-кызлар һәм ир-атлар аерым ярышты. “40 яшьтән соңгыларны шулай ук икегә бүләргә кирәк, 40 яшь белән 60 яшьлекләр бер төрле чаба алмый бит инде!” – дигән фикерне дә ишеттек. 40 яшьтән узган ир-атлар чаңгыда чаба башлагач, зур тәҗрибәле Лесхоз мәктәбе директоры Васыйл Шакиров алга ыргылды һәм финишка да беренче килде! Шулай итеп, 40 яшьлекләрнең борынына чиртте! Спорт яшьне оныттыра, диләр. Ә Васыйл Габделбәрович даими чаңгыда йөри. Профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов шуңа да профсоюз әгъзаларын гел ярышка чакырып, сәламәтлекне һәрдаим ныгытып торырга кирәклекне искә төшереп тора.  Чаңгыда рәхәтләнеп шуып финишка килгән Дания Фәхриева: “55 яшемне тутырдым, – ди. – Чаңгыда бик рәхәт. Көне дә искиткеч!”. Дания ханым Лесхоз мәктәбе филиалы Иске Төрнәле башлангыч мәктәбендә балалар укыта. Кызы Алисә Ахунова белән фотога да төшереп алдым үзләрен. Алисә Арчаның 1нче балалар бакчасында физик тәрбия инструкторы булып эшли. Әледән-әле төрле конкурсларда катнашып тора.

Курса-Почмак мәктәбе чаңгычылары бу юлы 1нче урынны алды. Фәнүзә Сәләхова 40 яшькә кадәрлеләр арасында финишка 1нче, ә ир-атлар арасында Рамил Нуриев 3нче килде. 40 яшьтән узган хатын-кызлар арасында Ләйсән Шакировада 3нче нәтиҗә. Катнаш эстафетада Курса-Почмак командасы иң җитезләрдән булып чыкты. Афәрин!

Даими чаңгыда йөргәннәр әллә каян күренеп тора. Җилдән җитез шуганнарына сокланып карап торасың. Старт бирелүгә алар алга ыргыла, озак та үтми, финишка килеп тә җитәләр. Арчаның 11нче бакчасыннан Резедә Хәбибуллина, Арчаның 6нчы бакчасыннан Ләйсән Галимуллина, Арчаның 5нче гимназиясеннән Гүзәл Абдуллина, Иске Кырлай мәктәбеннән Гөлшат Әхмәтҗанова – бар да призлы урында. Ир-егетләрдән Яңа Кенәр мәктәбеннән Рәмис Хәйруллин, Носы мәктәбеннән Рәниф Нигъмәтҗанов, Арчаның 3нче бакчасыннан Рифат Мөхәммәтсафин, Урта Курса мәктәбеннән Марсель Минһаҗев – шулай ук финишка беренчеләрдән булып килделәр.

Хатын-кызлар эстафетасында Арчаның 11нче бакчасы командасы иң җитезләрдән булып чыкты. Аларда 1нче урын. Арчаның 6нчы бакчасы – 2нче, 8нче бакча 3нче урынны алды. Ә катнаш эстафетада (ике хатын-кыз, ике ир-егет) Курса-Почмак мәктәбе – 1нче, Лесхоз мәктәбе –2нче, Арчаның 5нче гимназиясендә – 3нче урын.

Шулай итеп, Курса-Почмак мәктәбе командасы 1нче булды, 2нче – Арчаның 5нче гимназиясе, 3нче – Лесхоз мәктәбе командасы. Котлыйбыз!

...Ярышлар котлаулар белән тәмамланды. Ә иң мөһиме –  шундый матур кояшлы көнне хезмәттәшләрең белән бергәләп чаңгыда шуу. “Көне шәп булды!” – дип таралышты алар. Көне шәп булды!

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International