2021 елда уңышка ирешкән районның спорт элитасы

2022 елның 12 марты, шимбә

Районның 2021 елда уңышка ирешкән спортчылары Арча сәнгать мәктәбенә җыелды. Тулы бер зал. Район башлыгы Илшат Нуриев спортчыларга рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде, бүләкләр тапшырды.

Котлауларны район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов дәвам итте.

“Болай итеп уңышка ирешкән барлык спортчыларны да җыеп котлаган юк иде әле, – дип сөйләде ул. – Дөрес, җәен яшьләр көнендә, 27 июньдә, котлап үтелә спортчылар, алар җиңү яулап кайтса да районда матур итеп котлау гадәте бар, әмма болай итеп, еллык нәтиҗәләр буенча күмәк җыеп котлау беренче тапкыр”.

Программаның исеме дә: “2021 елда районның уңышка ирешкән спорт элитасы” дип атала. Менә кемнәр ул районның спорт элитасы!

Таэквондо һәм хапкидо

1. Алмаз Закиров – Россиянең спорт остасы, хапкидо буенча Европа чемпионы, Бөтенроссия ярышлар призчысы. Санкт-Петербургта үткән “Дөнья Кубогы” ярышында бронза медаль. 1921 елга кадәр ул яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы беренчелегендә чемпион.

2. Альмир Шакирҗанов – 2007–2009 елда туган яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы беренчелегендә бронза.

3. Газинур Борһанов – тренерлары.

Кул көрәше – армрестлинг

1. Разил Вәлиев – Татарстан чемпионы, Идел буе федераль округында 2003–2005 елгы яшүсмерләр арасында көмеш медаль.

2. Эльвира Сәләхетдинова – 2003–2005 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегендә һәм Идел буе округы беренчелегендә көмеш медаль.

3. Мирослава Шувалова – 2006–2007 елгылар арасында Татарстан беренчелегендә көмеш медаль.

4. Данил Әхмәтшин – 19–21 яшьлекләр арасында Татарстан беренчелегендә көмеш медаль.

5. Рөстәм Зәйнуллин һәм Булат Әхмәтҗанов – яшүсмерләр арасында Татарстан беренчелегендә бронза.

6. Фәнис Мөхәммәтшин – тренерлары.

Бокс

1. Азамат Галиев – Татарстан Чемпионатында көмеш медаль.

2. Илнур Хәлиуллин – Татарстан Чемпионатында бронза.

3. Даниил Йосыпов – 2005–2006 елгылардан Татарстан беренчелегендә көмеш.

4. Инсаф Хәкимов – 2005–2006 елгылардан Татарстан беренчелегендә бронза.

5. Рүзәл Якупов – 2005–2006 елгылардан Татарстан беренчелегендә бронза.

6. Али Галиев – 2003–2004 елгылардан Татарстан беренчелегендә көмеш.

7. Антоний Сафонов – 2003–2004 елгылардан Татарстан беренчелегендә бронза.

8. Карина Сабирова – 2008–2009 елгылардан Татарстан чемпионы.

9. Альмира Сабирова, Аделия Хәнәфиева – 2008–2009 елгылардан Татарстан беренчелегендә көмеш.

10. Римма Вәлиуллина – 2008–2009 елгы кызлар арасында Татарстан беренчелегендә бронза.

11. Гөлүсә Галиева – тренерлары.

Татарча көрәш

1. Илнур Зәйнуллин – Муса Җәлил истәлегенә үткән Татарстан беренчелегендә көмеш.

2. Рамил Хәкимҗанов – Муса Җәлил истәлегенә үткән Татарстан беренчелегендә көмеш.

3. Илшат Һидиятов – тренерлары.

Волейбол

1. 2007–2008 елгы кызлар командасы Татарстан беренчелегендә өченче. Командада Диана Корейкина, Лияна Хәйруллина, Илзия Надыршина, Зилә Низамова, Зөбәйдә Гарифуллина, Адилә Хәйруллина, Илзирә Шаһимәрдәнова, Зәринә Миннебаева, Сөмбелә Ваһапова, Рәзилә Рәхимова, Зәлия Мәрдәнова, Айгөл Сафина.

2. Тәлгать Әхмәтов – команданың тренеры.

3. 2009–2010 елгы кызлар командасы – Татарстан беренчелегендә 2нче урын. Командада Ралина Гарифуллина, Алсу Ибәтуллина, Илүзә Төхвәтуллина, Рәфинә Гәрәева, Камилә Гәрәева, Талия Шәймуллина, Адилә Гатауллина, Ксения Бунькова, Камилә Һидиятуллина, Азалия Усманова, Анастасия Кочнева.

4. Рәшит Сафин – тренерлары.

Баскетбол

1. 2008 елгы кызлар командасы – Татарстан беренчелегендә 1нче урын. Командада Раилә Гарипова, Азалия Калачова, Азалия Хәбибуллина, Гүзәл Вәлиева, Зәринә Сафина, Алинә Садыйкова, Камилла Әхмәтова, Ләйлә Фатыйхова, Зөһрә Фазлыева, Замирә Галиева, Азалия Хуҗина, Азалия Муллагалиева.

2. Илсур Фәсхетдинов – тренерлары.

Җиңел атлетика

1. Азамат Һидиятуллин, Алия Ганиева, Адел Мөҗипов, Илфат Шакиров, Диана Бламыкова – Татарстан Чемпионатында 3нче урын.

Хоккей

1. 2008 елгы “Молния” командасы – Татарстан беренчелегендә 2нче урын. “Алтын алка” клубы Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалында 2нче урын. Командада Эмиль Әкбәров, Айназ Бульмаков, Степан Артемьев, Илсаф Бәдриев, Радик Әминов, Ильяс Гыймадиев, Тамерлан Гарипов, Имил Ихсанов, Азат Калачов, Ильяс Нигъмәтҗанов, Нариман Исхаков, Камил Мөбарәков, Аяз Сабиров, Нияз Сафиуллин, Ислам Сөләйманов, Самат Фазылов, Самир Һидиятуллин, Ислам Шакиров, Рөстәм Шәрипов, Раил Йосыпов.

2. Евгений Уваров – тренерлары.

3. 2010 елгы “Ракета” командасы – “Алтын алка” Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалында 3нче урын. Раил Әминов, Данис Байшев, Айзат Вәлиев, Георгий Васильев, Раил Галәлетдинов, Илсаф Гыймадиев, Фатыйх Зыятдинов, Руслан Исмәгыйлев, Әмир Кәримов, Адел Корбангалиев, Тимур Липатов, Азамат Мусин, Кәрим Нуриев, Дилүс Хөсәенов, Ибраһим Шәйхетдинов, Кәрим Шиһабиев, Мурат Шәмсетдинов.

4. Евгений Тимощук – тренерлары.

Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International