Без бит – Арча яклары!

2022 елның 26 марты, шимбә

Шагыйрь Нуриәхмәтов Дамир Фәтхрахман улы белән очрашу булды.

Дамир абый 1961 елның 7 сентябрендә Урта Бирәзә авылында туган. Арчаның 3нче мәктәбен тәмамлаган. Хезмәт юлын Арча транспорт оешмасында слесарь булып башлаган.

Армиядән кайткач, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укыган. Колхозда шофер, кырчылык бригадасы бригадиры, газ операторы булып эшли.

Беренче шигырьләре район газетасында 2000 елларда дөнья күрә. “Мин бит Тукай якташы” исемле шигыре “Ватаным Татарстан” газетасында басылып чыга.

2015 елда Арча шәһәрендә эшләп килүче “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенең “Шигъри тәлгәшләр” җыентыгында берничә шигыре урын ала. 2016 елда 1-4нче сыйныф укучылары өчен Арча төбәге әдипләре иҗаты тупланган “Без бит – Арча яклары” исемле хрестоматиядә дә шигырьләре  басылган. 2017 елда “Ачтым күңелем пәрдәсен” дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. 2019 елда “Кайтам әле...” исемле китабы басылып чыга.

Дамир абыйның шигырь-ләрендә күбрәк табигать, туган як, туган якның, тормышның гүзәллеге тасвирлана. Балаларыбыз бик рәхәтләнеп “Бал корты белән сөйләшү”, “Сөт эчәбез”, “Акбай белән сыерчык”, “Арган балта”, “Чуар тавык” шигырьләрне яттан сөйләде.

Без бәхетле, чөнки тыйнак, гади, җор телле шагыйрь белән очраштык.  Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Дамир абыйның шигырьләре мәңгелек.  Безнең белән очрашуга килүегез өчен зур рәхмәт сезгә, Дамир абый! Уңышлар сезгә!

 

Айгөл Хәйруллина,

тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International