“Арча хәбәрләре” һәм “Арский вестник” газеталарын бүгенге көндә 3474 кеше алдыра. Узган елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда бу сан 110 данәгә артыграк.
Газетадан тыш редакциянең үз сайты һәм социаль челтәрләре эшләп килә. Сайтта район һәм республика яңалыклары, тетрәндергеч язмышлар, файдалы киңәшләр, укучылардан килгән хатлар һәм котлаулар чыгып бара.
Биредә сез шулай ук безнең редакциянең тарихы белән таныша һәм элемтәгә керү өчен телефон номерларын белә аласыз. Тәүлек дәвамында сайтыбызны 2500-3500 кеше карап бара.
Сайтка укучылар социаль челтәрдәге сылтамалар аша керәләр. Анда язылган язмаларның
кыска гына өлешен социаль челтәрләргә урнаштырып, тулы язманы укыр өчен сылтама беркетеп куябыз.
Вконтакте, Одноклассники, Твиттер кебек социаль челтәргә соңгы көннәрдә популярлашып киткән Телеграм-канал да кушылды. Биредә без әлегә “өйрәнчекләр” генә булсак та, бүгенге көндә 1400 язылучыбыз бар. Калган интернет ресурсларны алсак, Вконтакте төркемендә – 18700, Вконтакте битендә – 9585, Одноклассникида – 1300, Твиттерда – 126 язылучы безнең язмаларны күзәтә.
Шулай ук редакция тарафыннан төшерелгән видеоматериаллар үзебезнең Ютуб каналга урнаштырып барыла. Анда 530 кеше теркәлгән.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, безнең сайтка, социаль челтәргә һәм каналларыбызга чакырып калабыз. Биредә сез кыска хәбәрләр һәм язмаларга комментарийлар язып, үз фикер-тәкъдимнәрегезне җиткерә аласыз. Түбәндә күрсәтелгән QR-кодлар буенча безнең интернет ресурсларга рәхим итегез.
Гөлнур Миннебаева