Безнең Мөндеш авылының “Кояшкай” балалар бакчасында балалар өчен әледән-әле төрле кызыклы, тәрбияви чаралар уздырылып килә. 21 февраль – Туган тел көне уңаеннан атналык уздырдык.
Без аңа хәтта ай башыннан ук старт бирдек. Муса Җәлилнең туган көне белән бәйләп шигырь бәйгесе, китапларыннан күргәзмә оештырдык. Муса Җәлил һәм легендар җырчыбыз Илһам ага Шакировның туган көннәре уңаеннан иҗатларын тагын да яхшырак белү өчен авылыбызның китапханәсендә түгәрәк өстәл үткәрдек.
Кечкенәләр төркеме балалары белән “Туган телем – Тукай теле” викторинасы уздырып, Г.Тукай иҗатын өйрәндек, кайбер әкиятләрен сәхнәләштереп тә карадык.
“Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем” исемле әдәби кичәдә исә балаларыбыз татар, рус телендә шигырьләр сөйләделәр, чараны бәйге формасында оештырып, призлы урыннар да билгеләдек. Балалар дипломнар белән бүләкләнделәр.
Йомгаклау чарасы буларак, “Халыклар төрле – республика берәү генә” исемле музыкаль фестиваль уздырдык. Балалар саф татар телендә җырлап, “Зәңгәр чәчәк”, “Түбәтәй”, “Чума үрдәк, чума каз” уеннарын уйнадылар, татар халык музыка уен кораллары белән танышып, бәйрәмне “Туган тел” гимны белән тәмамладык. Әти-әниләр әлеге фестивальне ай саен уздырырга киңәш иттеләр.
21 февральдә коллективыбыз Арча районы хакимияте тарафыннан оештырылган “Туган тел турында сүзем” флешмобында катнашты. Район үзәк китапханәсеннән мактау сүзләре дә ишеттек.
Бакчабыз татар рухы, татар мохите белән яши. Алга таба да балаларыбызда ана телебезгә мәхәббәт, милли горурлык хисләре тәрбияләүне максат итеп куячакбыз.
Гөлшат Хөсәенова,
Мөндеш балалар бакчасы музыка белгече