Рәмзия ханым затлы нәселдән

2022 елның 26 марты, шимбә

Март ае дөньяга илле ел буена миллион тираж белән чыккан “Әлифба”ның булачак авторы Рәмзия Вәлитованы алып килгән.

Гомере буена Арчада яшәде. Туган җире – Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре. Самара өлкәсе Байтуган авылында туып-үскән Сәләй Вагыйзов белән берлектә алар иҗат итте “Әлифба”ны. Шушы әлифбадан өч буын татар халкы хәреф танырга өйрәнде.

“Алар, ике аккош, аерылгысыз очышта булдылар һәм гомергә очышта булып калачак-лар. Алар өчен үлем юк. Алар татарның үлемсез “Әлифба”сын шушы очышта тудырдылар. Ике галим. Ике мәгърифәтче. Гыйльми исемнәрдә “бөтенләй ихтыяҗлары булмаган” ике чын мәгърифәтче” дип язды алар турында танылган язучы Айдар Хәлим.

Рәмзия Вәлитова әтисе һәм әнисе ягыннан да бик затлы нәселдән була. Аның әнисе, Зөһрә, мәгърифәтле Рәхимкуловлар нәселеннән. Зөһрә апаны Кәркәледә бик зур туй ясап, мөгаллим Гыйләҗ Баязитовка 1910 елда кияүгә бирәләр. Кияү Гыйлаҗ Баязитов атаклы шагыйрь, алтын приискалары хуҗасы Шакир Рәмиев (Дәрдмәнд) һәм танылган әдәбият белгече, вакытлы матбугат тарихчысы Исмәгыйль Рәмиевләргә туган тиешле кеше була. Стәрлетамак укытучылар училищесын тәмамлаган. Һаман киңәя, һаман тармак-лана барган Рәхимкуловлар нәселе егерменче гасырның унынчы елларында чыгышлары белән Стәрлетамак өязенең Җиргән авылыннан булган икенче бер мәшһүр нәсел Рәмиевләр белән кушыла. Яшь гаиләдә ир баладан соң озакламый кыз туа. Рәмзия дип исем кушалар аңа. Әнисе Зөһрә – Олы Керкәленең Кызлар тавында әйлән-бәйлән уйнап, Фәтхулла чишмәсенең татлы суларын эчеп үскән, татарыбызның булачак бөек шәхесе – йөз меңләгән, миллионлаган татар баласына тел ачкычы бүләк итәчәк Рәмзия апабыз Вәлитованы карынында йөрткән Зөһрә апабыз ул.

Шунысы кызганыч, Октябрь инкыйлабыннан соң бу ике асыл нәселнең тамырын корыталар. Әнисе ягыннан Олы Керкәледәге барлык якын туганнарын атканнар, кискәннәр, куганнар. Әтисе ягыннан барысын, шул исәптән Рәмиевләрне талаганнар, таратканнар. Алтын прииска хуҗалары 1921 елда ачлыктан үлгән.

Әйтергә теләгән фикерем шул, Рәмзия Вәлитова очрак-лы рәвештә “Әлифба” төзүче түгел. “Әлифба” язу өчен Сәләй Вагыйзов белән очрашырга, кавышырга кирәк булган аңа. “Әлифба” язу өчен кешегә татар булып читтә туарга, ашкынып татарның үзәге – Казанга тартылырга һәм татар булып гомерең буе Казан арты – Арчада  яшәргә кирәк.

Дамир Таҗиев,

“Әлифба” музее җитәкчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International