Азмы, күпме – ярдәм

2022 елның 26 марты, шимбә

Балаларга социаль, иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатыннарга ай саен бирелә торган түләүләр, яшь гаиләләргә ярдәм...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе киңәйтел-гән утырышы нигездә шул хакта булды.

Ул “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә түгәрәк өстәл формасында үтте, турыдан-туры эфирда алып барылды. Шулай ук анда социаль контрактлар буенча да аңлатма бирелде.

Ташламалар буенча социаль закончалыктагы үзгәрешләр белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Светлана Захарова таныштырды. Ул  бу елдан башлап ана капиталы күләме факттагы инфляция күләменә карап индексацияләнәчәген, аны нинди юнәлешләрдә файдаланырга мөмкинлеген билгеләп үтте. 2022 елда ана капиталы суммасы беренче балага 524,5 мең сум. Әгәр ана беренче балага ана капиталы алмаган булса, икенчесенә 693,1 мең сум, алган очракта 168,6 мең сум. Шулай ук Светлана Захарова сорауга җавап итеп ана капиталын балалар бакчасы өчен түләүгә дә кулланырга мөмкинлеге турында әйтте. Моның өчен балалар бакчасының тиешле лицензиясе булу кирәк.

Аннан тагын бер мөһим яңалык җиткерделәр: 2022 елдан күп кенә түләүләр элеккечә социаль яклау бүлеге түгел, ә пенсия фонды тарафыннан башкарылачак. Монда сүз балалы һәм күп балалы гаиләләргә бирелә торган  түләүләр турында бара.

Иртә срокта медицина учреждениеләренә исәпкә баскан йөкле хатыннар өчен дә үзгәрешләр бар. Элек ул бер тапкыр гына бирелә иде, хәзер  ай саен түләнәчәк. Йөкле хатын үзе яшәгән төбәктә хезмәткә яраклы гражданинга билгеләнгән яшәү минимумы күләменең яртысын алып барачак. Йөклелек алты атнадан 12 атнага кадәр срокта исәпкә басарга гына онытмаска кирәк. Айлык түләү исәпкә алынган көннән бала тапкан айга кадәр түләнә.

Авыр тормыш хәленнән чыгу юлы буларак, социаль контрактлар турында да сүз алып барылды. Бу хакта Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева аңлатып үтте. Дәүләт тарафыннан матди ярдәм алу өчен кеше үзе дә тырышырга тиеш. Эш табамы ул, шәхси ярдәмче хуҗалык, бизнес оештырамы, үзмәшгуль булып китәме –  аның эше. Ә социаль контракт төзү өчен социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр гражданин эш эзләргә булган икән, социаль контракт гамәлдә булган вакыт эчендә дәүләт аңа яшәү минимумы күләмендә акча түләп бара. Үзмәшгуль булып китәргә уйласа, 150 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алырга була. Дөрес, бу юл белән ул барлык проблемаларын да чишми, әмма беренчел ярдәмне ала.

Мишка Потап белән Милашканы Арчада гына түгел, күрше районнарда да беләләр. Бу рольләрдә аниматорлар Ирек Минзин һәм аның кызы Венера. “Үзмәшгуль буларак теркәлдек тә, халыкны социаль яклау бүлегенә документларны илтеп бирдек. Беренче тапкыр үз эшен башлап җибәрүчеләр буларак социаль контракт буенча безгә кире кайтарылмый торган 75 мең сум акча бирделәр. Аңа музыка аппаратурасы, костюмнар алдык”, – диде Ирек. Хәзер алар танылып та өлгергәннәр инде. Туйларга, туган көннәргә чакыралар, өйләргә йөреп котлыйлар. Мишка Потап һәм Милашка белән танышырга теләүчеләр күп икән. / автор фотосы.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International