Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурс (алга таба – Конкурс) «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау» ярдәмче программасы кысаларында һәм яшьләр арасында радикаль тәртипне профилактикалау максатларында гамәлгә ашырыла.
Конкурс 2017 елдан башлап ел саен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә үткәрелә. Конкурс яшьләр арасында һәм «Интернет» челтәрендә террорчылык идеологиясенә каршы тору өлкәсендә чаралар системасын камилләштерүгә, экстремистлык күренешләрен профилактикалау өлкәсендә лидерлар командасын формалаштыруга юнәлдерелгән.
Конкурста җиңүчеләргә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе статусы биреләчәк.
Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18-35 яшьлек Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.
Конкурс биш этаптан тора:
1 этап-гариза бирү;
2 этап-сайлап алу;
3 этап-конкурс;
4 этап-белем бирү (уку-укыту);
5 этап-бүләкләү тантанасы.
Конкурска гаризалар 2022 елның 1 апреленә кадәр кабул ителәчәк. Катнашу өчен https://atmrt.ru/youngassistant сайтында анкета тутырырга кирәк.
Сайлап алу этабы 2022 елның 8-10 апрелендә уза һәм түбәндәге конкурсантларны сайлап алу процедураларын үз эченә ала:
«экспертлар белән әңгәмә»;
«тест».
Конкурс этабы түбәндәге конкурс процедураларыннан тора: «Аналитика», «Кейс-интервью» һәм «Эссе».
Сайлап алу һәм конкурс этапларының эксперт советы составына Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты белгечләре, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы хезмәткәрләре, республиканың экстремистлыкны һәм террорчылыкны профилактикалау белән бәйле иҗтимагый оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре керә.
Белем бирү этабы гомуми һәм махсус уку-укыту программаларын үз эченә ала һәм конкурс этабын узу нәтиҗәләре буенча узачак.
Укуларның гомуми программасы кысаларында социаль проектлау, команда белән идарә итү, эшлекле документлар әйләнеше буенча интенсив укулар, халыкара куркынычсызлык һәм социаль проектлау өлкәсендә республика лидерлары һәм Татарстанның югары дәрәҗәле затлары белән мотивация очрашулары узачак. Конкурсантлар өчен «Вектор» махсус үсешле уку-укыту программасы ике юнәлеш буенча узачак:
яшьләр арасында террорчылык идеологиясен профилактикалау (әлеге юнәлеш алга таба яшьләр арасында эшчәнлекне тормышка ашыруны күздә тота-хокукый грамоталылыкны арттыру, экстремистлыкка һәм радикаль дөньяга каршы тору өлкәсендә компетенцияләрне үстерү буенча эш, яшьләр арасында проектлар эшләү һәм тормышка ашыру);
«Интернет» челтәрендә террорчылык идеологиясен профилактикалау (әлеге юнәлеш «Интернет» челтәрендә деструктив контентны мониторинглауны һәм ачыклауны, контракт булдыруны һәм медиапроектларны гамәлгә ашыруны күздә тота).
Укытуда «win-win» принцибы кулланыла. Әлеге бәйге куркынычсызлык өлкәсендә үсәргә: укырга, иҗат итәргә, эшләргә, ярдәм күрсәтергә, проектка үз вакытларын бирергә әзер кешеләр өчен. Катнашучыларга куркынычсызлык өлкәсендә уникаль белемнәр, эксперт ярдәме, файдалы элемтәләр һәм кирәкле танышулар, проектлау күнекмәләре, командада эшләү күнекмәләре, профилактик чаралар оештыра һәм проект стейкхолдерлары белән хезмәттәшлек итә белү күнекмәләре булган берләшмәгә ишек ачыла.
Конкурс нәтиҗәләре буенча проект командалары формалаштырылачак, алар киләчәктә үз проектларын гамәлгә ашырачак һәм профилактик чаралар уздырачак, шулай ук биремнәрне дистанцион рәвештә үтәячәк һәм Татарстанның иҗтимагый оешмаларының проект эшенә керешәчәк.
Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшь ярдәмчеләре булалар һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләреннән өстәмә белем алу блогын узу мөмкинлеге алалар.