Хуш килдең, Нәүрүз!

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Узган шимбәдә Арча стадионында Нәүрүз бәйрәме үтте.

Стадионда бәйрәм рухы Нәүрүз башланыр алдыннан ук хөкем сөрә иде. Бәйрәмгә килгән балаларны милли йортларда төрле уеннар һәм осталык дәресләре белән каршы алдылар. Беренче йортта Арча Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән җырлы-биюле уеннар уйнасалар, икенче йортта “Казан-арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре белән бәйрәм букеты ясады алар.

Борынгыдан килгән кышны озату, язны каршы алу бәйрәме район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мирас” бию төркеме әзерләгән йомырка җыю күренеше белән башланып китте. Милли киемнәр кигән егетләр-кызлар биюе бәйрәм кунакларында соклану хисе уятты.

Бәйрәм хуҗасы Нәүрүзбикә (Миләүшә Фәрхуллина), дөньяларыбыз, илләребезгә тынычлык теләп, яз бәйрәме белән котлады һәм матур җыр бүләк итте.

Кунакларны шулай ук “Арча таңнары”, “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбльләре, район үзешчәннәре сәламләде. Ә Ташкичүдән килгән Тәнзилә Вәлиева башкаруында үзбәк биюе һәм үзбәк җыры берәүне дә битараф калдырмады.

Бу көнне һәркем кайнар чәй белән коймактан һәм бәйрәм символы – карга боткасы белән сыйлана ала иде.

Бу көннәрдә районыбыз мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында да Нәүрүз бәйрәмнәре гөрли. Балалар укытучылар һәм тәрбиячеләр белән бергәләп җырлар, шигырьләр өйрәнә, яз сынамышларын барлый, карга боткасы белән сыйлана. 21 мартта шундый бәйрәм Арчаның 2нче балалар бакчасында да узды. “Бәйрәмгә әзерлек алдан ук башланды, – дип хәбәр итте 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Рәмзия Камалова. – Татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Зилә Вафина, музыка җитәкчесе Йолдыз Абдуллина, төркем тәрбиячеләре белән балалар Нәүрүзгә теләкләр, шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр, яз турында мәкальләр, йолаларны искә төшерделәр, уйнадылар. Балаларга аеруча, төркемнәргә йөреп, ярма җыю, Нәүрүз теләкләре әйтү, халык уеннары уйнау ошады. Шулай ук бу көннәрдә балалар чәперчек дигән кош турында белде. 1нче мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткән “Ни өчен чәперчек килмичә боз китми?” дигән риваять белән таныштылар. Аның буенча шушы кош койрыгы белән бозга сукса, елгаларда боз кузгала икән”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International