16 мартта Арча урманчылыгы коллективының 2021 елдагы эш йомгакларына һәм 2022 елдагы бурычларга багышланган җыелыш булды.
Анда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Арча район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
– Сез райондагы иң зур, иң булган коллективларның берсе, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт!
Министр Равил Кузюров Арча урманчыларының янгыннарны булдырмау буенча хезмәтләрен билгеләп үтте, тагын да яхшырак эшләү юлларын күрсәтте.
Соңыннан хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр.