Чикләүләр кертелә

2022 елның 1 апреле, җомга

1 апрельдән республика юлларында авыр транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.

Әлеге чикләүләр 2022 елның 30 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Республика территориясендә урнашкан юлларда транспортның авырлыгы алты тонна булырга тиеш. Аннан арткан очракта юлларда йөрү вакытлыча чикләнә.

Әмма кайбер төр транспортка әлеге чикләүләр кагылмый. Мәсәлән, пассажирлар йөртүче автобуслар, шул исәптән халыкара автобуслар да; ягулык (бензин, дизель ягулыгы һәм башкалар) ташучы йөк күтәрүчәнлеге 16 тоннага кадәр булган транспорт чаралары; азык-төлек, авыл хуҗалыгы терлекләре һәм кош-кортлары өчен азык һәм аңа өстәмәләр; дарулар; орлыклар; ашламалар; почта йөкләре, шулай ук бәла-казалар, гадәттән тыш хәлләр шаукымнары нәтиҗәсендә барлыкка килгән йөкләрне чыгару, юл төзелеше яки юлларны төзекләндерү өчен кирәкле материалларны, техниканы илтү, махсус транспорт чаралары (мәсәлән, каты коммуналь көнкүреш калдык-ларын түгү), федераль закон нигезендә хәрби хезмәт каралган башкарма власть федераль органнары транспорт чаралары.

– Искәрмә буларак чикләүләр чорында кайбер авыр транспорт чараларына юлга чыгарга рөхсәт ителә. Тик бу очракта махсус рөхсәт язуы сорала. Дәгъвалар килеп чыкмасын өчен аны алдан алып куярга  кирәк. Моның өчен автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша электрон рәвештә (электрон адрес – aisktg.ru) гариза язу сорала. Рөхсәт язулары үлчәү контроле пунктларында бирелми, – диде Арча эчке эшләр бүлегенең

ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция капитаны  Илфат Шиһабиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International