Орлык алганда сак булыгыз!

2022 елның 1 апреле, җомга

Үз бакчаңа яхшы сортлы орлыклар чәчү уңыш алганда зур өстенлек бирә, үсемлекнең тишелеп чыгуы һәм уңыш алу чорында бу өстенлек 15–20 процентка җитәргә мөмкин.

Яхшы сортлы орлыктан тишелгән  үсемлек өстәмә чыгымнар кулланмыйча да яхшы үсә, авыруларга  һәм корткыч бөҗәкләргә бирешми. Нәтиҗәдә экологик чиста уңыш алу мөмкинлеге барлыкка килә.

Орлык сайлаган вакытта аның маркировкасына игътибар итәргә кирәк. Маркировкада бу орлыкны нинди фирма чыгарганы, үсемлекнең исеме, аның сор-ты, үлчәме, партия номеры русча һәм латинча язылырга тиеш. Орлыкның кәгазь капларда саклану вакыты – 1 ел, герметик капларда озаграк.

 

Рәис Фәттахов,

“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча дәүләт инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International