Район Советы утырышында

2022 елның 1 апреле, җомга

30 мартта Арча район Советының чираттан тыш 17нче утырышы узды.  

Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды. 

Беренче көн тәртибе буенча районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана Галимова чыгыш ясады. Ул агымдагы елның район бюджетына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Республика бюджетыннан бирелгән өстәмә  акча һәм узган елгы район бюджетының тотылып бетмәгән өлеше хисабына быел кайбер өлкәләргә акчаларны күбрәк бирү мөмкинлеге барлыкка килгән. Мәсәлән, югары күрсәткечләргә ирешкән тренерларның, яшь спорт белгечләренең хезмәт хак-ларын арттыруга, балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерүгә, транспорт оешмаларына коронавирус белән бәйле чикләүләр нәтиҗәсендә күргән зыяннарының бер өлешен каплау өчен, муниципаль юл фондына һәм башкалар. Бу хакта тулырак районның рәсми сайтында танышырга була.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова депутатларны республикада, шул исәптән Арча районында, кеше хокукларын сак-лау буенча узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды.

2021 елда Арча муниципаль районында гражданнардан торак төзелешенә һәм аны файдалануга тапшыруга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итүләр күп кергән. Тагын нинди гозерләр булган? Бу турыда район Советы аппараты җитәкчесе Радик Галимуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, прокуратура хезмәткәрләре халыктан кергән  мөрәҗәгатьләр белән эшләүне даими контрольдә тота.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International