Уңышлы якшәмбе

2022 елның 1 апреле, җомга

Яңа Кенәр элек-электән спортчылары белән билгеле төбәк.

Үткән якшәмбе көн, 27 март, яңакенәрләр өчен истәлекле, уңышлы көн булды. Хоккей командасы Арча Боз сараенда үткән ярышта 10 команда арасында 3нче урынны яулады һәм Яңа Кенәр волейболчылар командасы үзләрендә оештырылган ярышта шулай ук призлы 3нче урынны алды.

Яңа Кенәр мәктәбенең спорт залында район башлыгы призына үткән волейбол ярышында 5 команда – Арча, Яңа Кенәр, Әтнә, Биектау һәм Теләче  командалары катнашты. Район башлыгы Илшат Нуриев ярышларны башлап җибәрде.

Заманында үзе волейболчылар әзерләгән ветеран педагог Гүзәл Әхмәтова: “Уеннар бик көчле булды. Һәр команда да бик зур әзерлек белән килгән, – дип үз фикерен белдерде. – Һәр команда үзара уйнап чыкты. Спорт телендә “круговой” дип әйтәбез”.

Әлеге ярышларны оештырып йөрүдә тырышып йөргән ветеран педагог Рәшит Садыйков шулай ук уеннардан канәгать калган. “Ярышлар матур үтте. Уеннарны баш хөкемдар Арчадан Рәшит Сафин гадел итеп алып барды, – дип сөйләде ул. – Рәхмәт аңа. Мәктәп ашханәсендә уенчыларны кайнар ризык белән ашату оештырылды. Алла боерса, киләсе елларда да волейбол ярышларын оештырып торырбыз”.

1нче урынны Биектау командасы алды. 2нче – Әтнә командасы, 3нче – Яңа Кенәр командасы. Иң яхшы волейбол уйнаучы – Яңа Кенәр командасыннан Раил Шакиров. Котлыйбыз!

Әлфия Сәгыйтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International